КЫСРЫКЛА’У ф. 1) Кешене яки хайванны бер якка да китә алмаслык итеп тарлыкка куып кертү, бер почмакка китереп терәү. – Бозауларын берәр җиргә кысрыклап, чыбыркы белән бер рәхәтләнеп туныйм әле! – дип уйлый. М.Гали. Һавада күсәкләр, казыклар, тимер сәнәкләр күренде, ярсыган халык, үкереп, казакларны койма буена китереп кысрыклады. И.Гази

2) Кемгә яки нәрсәгә дә булса урынны аз калдыру; этәрә­этәрә тыгызлык барлыкка китерү. Ул, кызны юл кырыена табан кысрыклап, җилкәсе белән ышыклады. Н.Гыйматдинова. Тамашачылар, берсен-берсе юлга этеп, юлны кысрыклауда, килгәннәрен карап торырга җайлырак урыннар эзләп, юл аркылы тыз-быз килеп йөгерүдә булды. М.Гали

3) Дошманга һөҗүм итеп, аны чигендерү, чигенергә мәҗбүр итү. Бәгъзе вакытта шушы халыклар төрекләргә һөҗүм итеп, аларны кысрыклыйлар. Г.Гобәйдуллин. Габдулла авылындагы кызыл отрядларның командиры Газиз штабтан гаскәрләрен, акларны кысрыклап, Олы Ширмә авылына күчерергә әмер алды. Һ.Такташ. Каты, озак сугышлардан соң ул, Кызыл Армияне кысрыклап, Днепрны кичте, хәтта аның уң ягындагы берникадәр җирне дә алды. А.Шамов

4) Кыен хәлдә калдыру; уенда җиңелергә мәҗбүр итү. [Шәрәфи агай] Солдат ягыннан төшеп, Гарифны бер-ике мәртәбә рәттән кысрыклап җиңделәр. Ш.Камал. Минем фигуралар арасыннан король янына үтеп кереп, аны почмакка кысрыклап, хурлыклы рәвештә мат куйды бу. Г.Афзал

5) күч. Берәр эш башкарырга мәҗбүр итү, эшне үтәтергә басым ясап, тынгылык бирмәү. Һичбер көчләү, һичбер кысрыклаусыз, бары сине тирән сөйгәнгә, Йөрәгемне сиңа бирмәдемме? М.Җәлил

6) Тәнкыйтьләгәндә, сүз көрәштергәндә кире кага алмаслык дәлилләр китереп, кешене каршы сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җиткерү. Ферманың азмы-күпме уңышларын телгә алып сүзен башлаган яшь председатель акрынлап, ләкин эзлекле һәм рәхимсез рәвештә ферма мөдирен кысрыкларга тотынды. Ә.Еники

7) күч. Уңайлыкларны, мөмкинлекләрне тартып алу, уңайсыз шартларда калдыру. Сакаллы сабыйларына ул акыл өйрәтте бугай, ике буш куык, авыл халкын кысрыклый-кысрыклый, кыр хәтле бакчалар сөрдереп, ел саен шунда чүп үстерде. Н.Гыйматдинова // Чикләнү, тыелу, мәхрүм ителү. Аларга комачаулыйм икән, ачыктан-ачык әйтсен, фатир табыгыз, Ирек, без үзебезне кысрыклап сезне асрый алмыйбыз, дисен. Г.Тавлин

8) күч. Изү, кысу; җәберләү, рәнҗетү. Мине, шушы җирнең хакыйкый гражданын һәм халык язучысын, телемне кысрыклый һәм кимсетә торган мондый мәкерле кануннар бик рәнҗетә. Р.Фәйзуллин. Урыс телен яки милләтен кысрыклау турында сүз дә юк. Татар милләт календаре. «Дәү туганы» аларны төрлечә кысрыклый, рәнҗетә. Мәгърифәт. Татар теле кысрыклана, дисәк тә, киләчәгебез якты күренә. Мәдәни җомга

9) күч. Яшәргә мөмкинлек калдырмау, шартларны юкка чыгару, бетерү. Әмма кеше аларны үзенең эшчәнлеге, завод-фабрикалары, елга-күлләргә агызган пычрак сулары белән кысрыклый. Кызыклар дөньясында

10) күч. Уй­хисне бер­бер артлы башка уй, хис һ.б. алмаштыру; күңелдәге нинди дә булса бер уйдан, хистән читләштерү. Әмма Луизаның ымсындыргыч ялангач сыны кадерле шәүләне кысрыклый, этә, назлары белән аның үзен дә эретә иде. Р.Мулланурова

Кысрыклап алу Төрле яктан кысрыклау. Теге кара тешле убырлы карчык белән тагын шундый бер зобани вагонда кысрыклап алдылар да, тын алырга да чама калмады. Г.Бәширов

Кысрыклап бару Азлап­азлап, акрынлап кысрыклау. Бу имлялар эчендә хәзер мәктәп дөньясында зур игътибар казанып, урта имляны акрын гына кысрыклап бара торган мәгъруф имля – мөгаллим һәм педагогларыбыздан Мөхетдин әфәнде Корбангалиев имлясыдыр. Җ.Вәлиди

Кысрыклап килү Эзлекле рәвештә, системалы кысрыклау; күптәннән бирле кысрыклау. Кысрыклап килә-килә, кәрзине белән өстенә бастырып алам дигәндә генә, балык кул астыннан шуып узды. Н.Хәсәнов. Җыр базарының (яки базар җырының) әрсезләре җаныбыздан Сәйдәшләрне җиңел генә кысрыклап килә, бернинди каршылык та күрсәтмибез, киресенчә, сәнгать шамакайларын кул чабып үсендерәбез. Р.Шәрәфиев

Кысрыклап тору Әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында кысрыклаган булу. Сәгыйть ниндидер аралыкта бүтәннәрдән аерылып калды һәм ике ягыннан да биек шомырт, кара зелпе агачлары кысрыклап торган озын, тар ачыклыкка килеп чыкты. Н.Фәттах

Кысрыклап чыгару Нәрсәне дә булса кысрыклап, тәмам юк итү, аны башкага алыштыру. Бүген бер карыш чигенсәләр, иртәгәсен чакрымлап һөҗүм иттеләр, Кызыл гаскәрне бөтенләй кысрыклап чыгарырга, тагын патшаны, Керенскийны кайтарырга, алпавытлар, байлар властен торгызырга теләделәр. Г.Гобәй. Бик тиз арада аның геройлары күңеленә берсен икенчесе юкка чыгара торган капмакаршы уй-хисләр килеп китә. Берсе икенчесен кысрыклап, төртеп чыгара, берсе икенчесен җиңә. Ф.Хатипов. Рок культура милли культураны кысрыклап чыгара. Идел

Кысрыклый бару Азлап­азлап, акрынлап кысрыклау; торган саен ныграк кысрыклау. Ләкин бер дә безнең файдага түгел, дошман безне гел кысрыклый бара. Г.Гобәй --- корыч аргамаклар тере атларны елдан-ел кысрыклый барса да, укып, механизатор таныклыгы алса да, күрше абый атларга мәхәббәтендә тугрылыклы булып калды. Ш.Маннапов

Кысрыклый башлау Кысрыкларга тотыну. Чалбайлыларның күбесе тарлавык бугазында ятып калган иде. Исәннәрен болгарлар кысрыклый башладылар. М.Хәбибуллин

Кысрыклый бирү Һичнигә карамый кысрыклавын дәвам итү. --- тик [кайбер алынма терминнар] үз мәйданбиләмәләреннән чыгып, алым, ысул, акча, чара, өлкә, тармак, юнәлеш, мәсьәлә, тоткарлагыч, өстәмә, җитештерү, хисап кебек гомуми сүзләрне кысрыклый бирә. И.Низамов

Кысрыклый тору Бертуктаусыз кысрыклау. Як-яктан кысрыклый торгач, егет чикләвек кебек ярылды, шәһәрдә булган хәлне сөйләп бирде. Г.Галиев. Кысрыклый торгач, аргы урам малайлары үз якларына шылдылар. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә