КЫСРЫК с. 1. Урыны, мәйданы тар, кечкенә булган; кысан. Кысрык кына бүлмәдә биш кеше яши. Ватаным Татарстан. Кысрык урамнар буенча барган машина кинәт аркылыга салынган йортка килеп төртелде. Мәдәни җомга 2. и. мәгъ. Тар урын; урын азлык, тарлык, тыгызлык. Бу һава, бу яз галәмәте кешеләрне урамнарга тарта, кысрыктан иркенгә өстери. Ф.Әмирхан. Инде кырык ел шушы кысрыкта яшәп ятам менә. Мәдәни җомга |