КЫСЛАСЫМАННАР и. зоол. Гәүдәсенең йомшак өлешләрен хитин япма саклый, кайбер төрләре җирдә дә яши ала торган, сулыш органнары саңаклар булган буынтыгаяклы хайваннарның бер классы. Елга кысласы, дафния --- буынтыгаяклыларның кысласыманнар классына керәләр. Зоология. Кысласыманнар – суда яшәүче буынтыгаяклылар, аларның сулыш органнары – саңаклар. Биология |