КЫСЛА и. 1) зоол. Буынтыгаяклы хайваннар классына кергән, алгы очлыкларының очында кыскычлары булган, кабырчык белән капланган, умырткасыз, төче су хайваны. Алар, кочаклашып диярлек, сагынышып күрешәләр, сүзләр борчак урынына тәгәри, кемнеңдер бәхетле туган көне, затлы коньяклар, сыралар, кыслалар турында фикер алышалар. А.Гыйләҗев. Мин украин кояшы астында янып, тыштан, чынлап та, кысла сыман тутыгып кызарган төстәге, эчтән исә тирләгәнпешенгән, Казан – Симферополь поездында Кырым тарафларына китеп барам. А.Хәлим. Ә менә кыслаларның никадәр серле җаннар икәнлеген беләсезме сез? Кызыклар дөньясында

2) астр. Зодиак поясына туры килә торган унике йолдызлыкның берсе; саратан. Ай Кыслада чакта хыялыйлык арта, шуңа күрә һәр сүзгә ышанырга ярамый. Мәдәни җомга

3) Зодиак системасына керә торган шул йолдызлык тамгасы. Шул рәвешле үстерелгән үсентене җиргә Айның Кысла билгесендә торган чагында 19–20 майда утырту кулай санала. Сөембикә

4) Кояш календареның өченче ае

5) Кояш шул йолдызлыкта чакта (22 июнь – 22 июль) туган кеше. Кыслалар йомшак күңелле, гаиләдә юл куючан. Мәдәни җомга

Кысланың кайда кышлаганын күрсәтү Бик нык янауны белдерә. [Әсир:] Бәхетең, Потапов качып өлгерде. Югыйсә, ул сиңа күрсәтер иде кысланың кайда кышлаганын. Н.Дәүли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә