КЫСКЫЧ I и. 1. 1) Утлы күмерне, кисәүне әйләндерү яки кыстырып алу өчен металлдан эшләнгән ике япьле корал. Беркөнне тегермәнче Мироннарга кыскыч ясап керттеңме? Т.Гыйззәт. --- ахак кебек кызган тимерләрне кыскыч белән эләктереп алып, пар чүкечләрне сандалына салып, үзләрен уенчыклар кебек әйләндергәләп торучы, колачтай киң иңсәле Назыйм --- бетәшеп калган иде. З.Фәйзи. Янып торган мичтән идәнгә утлы күмер чәчрәп төшсә --- – яндыра, тотарга тиз генә соскычы я кыскычы табылмый, кул белән дә тотып булмый… М.Маликова. Шуны [тәмәкене] алып килә дә, --- мичтән кыскыч белән күмер ала, тәмәкесенә ут кабыза. М.Мәһдиев

2) Әйберне кысу­кыстыру яки эләктереп, тартып алу өчен кулланыла торган җайланма. Махсус кыскычы була торган иде, шуның белән бик тырышып чыра башын өзеп утыра идем, ди. Ә.Еники. Хәер, жәлләүдән дә бигрәк, малайның киләчәген уйлап хәвефләнү аны тимер кыскычтай кыса... Р.Мулланурова. Кыскыч, зыңгылдап, алтын тавышын бирә. Н.Исәнбәт. Әллә нинди шейкерлар, --- тоткычлар һәм кыскычлар, кыргычлар һәм угычларның берсенең дә бәяләмә хаклары куптарылмаган, һәм алар, гүяки, очып барышлый гына монда ялга туктаганнар... А.Хәлим

3) зоол. Кысла аягының нәрсәне дә булса эләктереп алу өчен хезмәт итә торган ике тармаклы очы. Дөрес, ат өстендә Харис яки Күгерт Җәлил кебек күкрәген киереп, аякларын якякка тырпайтып утыра алмый әле ул, атының ялларына тотына, аяклары белән ат биленә кыскыч кебек чытырдап ябыша. Г.Гобәй

2. с. мәгъ. Кысып, тыгызлап тора торган. Газларны егәрле кыскыч насослар – компрессорлар ярдәмендә кысалар. Физика

Кыскычка алу, кыскыч эченә алу Камап алу, блокадага алу. Немецлар --- Мәскәүне бик зур «кыскыч» эченә алырга омтылдылар. СССР тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә