КЫСКА’ЧА с. 1. 1) Озын түгел, кыскарак булган. Аның өстендә кыскача сары тун, аягында яңа чуар киез итекләр иде. Ш.Камал

2) Аз сүзләр белән аңлатыла, әйтелә яки языла торган. Беренче мәсьәлә турында мин, озын тукталмыйча, кыскача мәгълүмат бирәм. Ш.Камал. Сәләхи шул арада Нәгыймәгә иртәгә кич дингә каршы кичә үткәреләчәкне, кичәнең кыскача планын сөйләгән иде. Ш.Камал. Болай: көн тәртибендә әллә нинди зур мәсьәләләр булмас, башта кыскача информациягезне тыңларбыз, ячейканың эше һәм аның хәле турында. М.Әмир

2. рәв. мәгъ. Аз сүзләр белән, артык киң җәелмичә, кыскартып. Сәнгать һәм шигърият, бөтенесен әйтеп бетермичә, кыскача төп фикерне генә бирергә тиеш. Т.Гыйззәт. Мостафин, ашыкмыйча, никадәр ихлас күңелдән сөйләвен сиздереп торган акрын, йомшак тавыш белән Наҗиягә үзенең үткән тормышын кыскача гына сөйләп бирде. Ә.Еники. Шуннан соң, кыскача гына, ул безгә үзенең бездән киткәннән соң кайларда булганын, ниләр эшләгәнен сөйләп чыкты. М.Гали. Кыскача гына әйткәндә, бу төркем яшьләрне үзенә тарта. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә