КЫСКАСЫ кер. сүз Җыеп әйткәндә, йомгаклап әйткәндә. Кыскасы, бу мәктәптә моңарчы мин күрмәгән яңалык һәм башка төрле тәртип күренеп тора. М.Гафури. Кыскасы, ул, асылда, йөрәк кешесе булганга күрә, хайваннарның кичерешләренә бервакытта да салкын канлы булып кала алмый иде. Ә.Еники. Кыскасы, аларга барсам, физик яктан да, мораль яктан да чынчынлап ял итеп кайтам. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә