КЫСКАРУ ф. 1) Нәрсәнең дә булса озынлыгы кимү, кыска булып калу. --- нур вә чәчәктән ясалган, адәм сыйфатына кергән фәрештәнең – нәзек вә назлы туташның хәзер буе бераз кыскарган. Г.Ибраһимов. Туктый-туктый, Нәҗипне әле берсе, әле икенчесе аркасына күтәреп барганга, юл бик әкрен кыскарды. Г.Бәширов. Залдагы баганалар, ничектер, кыскарган һәм юанайган кебек булып киттеләр. А.Шамов 2) Күренешнең, эшнең дәвамлылыгы кимү, дәвам итү вакыты азаю. Яз җитсә – төн кыскарыр, көн озаер, Кояш та иртә чыгып бик соң баер. М.Гафури. Әбиләрнең йокысыз төннәре шактый кыскарды. Г.Бәширов. Хосусан, заман ахырларында, китап әйтүе буенча, адәм балаларының гомерләре кыскара --- дигән риваятьләр бар. Ш.Камал. Көз һәм кыш айларында көннәр кыскара, караңгы бик тиз төшә… Р.Мөхәммәдиев 3) анат. Мускулларның кысылуы яки киңәюе нәтиҗәсендә озынлыгы кимү. Мускулларның кыскаруы өчен энергия кирәк. Анатомия. Бу процесста аңа скелет мускуллары (алар 600 дән артык) ярдәмгә килә. Аларның һәрберсе кыскарып калыная һәм кан тамырларын кысып, андагы канны хәрәкәткә китерә. Сәламәт яшәү нигезләре Кыскара бару Азазлап, акрынлап, бертуктаусыз кыскару. Бу җеп көннән-көн калыная бара, кыскара бара, безне һаман-һаман бер-беребезгә якынрак-якынрак тартып китерә… Г.Ибраһимов. --- шәүлә озынайган саен, яшәү белән үлем арасы кыскара бара… Р.Харис. Айның күтәрелүе белән кыскара барган агач күләгәләре Хәятның күңелендә хыялый картина тудырдылар. Ф.Әмирхан Кыскара башлау Кыскарырга тотыну. Көннәр озая, төннәр кыскара башлады. Н.Фәттах Кыскара бирү Бернигә дә карамый кыскаруны дәвам итү Кыскара килү Азазлап, акрынлап, бертуктаусыз кыскару. Веда язмаларында әйтелгәнчә, кешеләр һәм кавемнәр рухи яктан деградацияләнгән саен, гомерләре кыскара килгән. Р.Сафин Кыскара төшү Бераз кыскару. Кояш юлы кыскара төшкәч, их, әрәм була озын көннәр, дип уфтанулар башлана. К.Кәримов. Иҗек уртасында һәм басымсыз булганда, [сузык авазлар] бары да бераз кыскара төшәләр. Г.Алпаров Кыскарып бетү Тәмам, бик нык кыскару. Анасы аңа кием ярата алмыйча аптырый. Теккәне кыскарып беткән, яңасына рәт юк. Р.Батулла. Төш җиткән инде әллә – Кыскарып беткән шәүлә! Б.Хәлимов Кыскарып калу Нинди дә булса бер сәбәптән соң кыскару. Әхмәди мыекларын бөтергәләп, кыскарып калган сакалын сыйпап, әйбәтләнеп куйды. Г.Бәширов. Очлый торгач шактый кыскарып калган карандашын алды. Ф.Җамалетдинова Кыскарып китү Үзеннәнүзе кыскару; кинәт кыскару. Шуның белән тормыш ямьләнеп, көз кыскарып китте. М.Мәһдиев Кыскарып кую Бераз гына, кинәт кыскару. Әмма, кем әйтмешли, Әнвәр өйләнгәч, төннәр генә түгел, көннәр дә кыскарып куя. Р.Ибраhимов Кыскарып тору Даими рәвештә бертуктаусыз кыскару |