КЫСКАРТЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. кыскарту. Ләкин бик каты редакияләнгән һәм кыскартылган. Н.Исәнбәт. Нәтиҗәдә, 2012 елга коры җир гаскәрләрендә генә дә хәрби хезмәткәрләр саны 270 мең кешегә кыскартылачак. Мәдәни җомга. Ул, 8 ел Казахстан якларында хезмәт иткәннән соң, кыскартылуга эләгеп, туган ягына әйләнеп кайта. Мәгърифәт 2) Кыскартма (1 мәгъ.) ясау. Кыскартылып ясалган исемнәр Кыскартыла бару Бербер артлы кыскартылу. Эш урыннары кыскартыла бара Кыскартыла башлау Кыскартылырга тотыну. Чамадан тыш күпертелгән штатлар кыскартыла башлады. Р.Мостафин Кыскартыла тору Вакытвакыт, үз уңае белән кыскартылу Кыскартылып бетү Берсе дә калмыйча кыскартылу. --- түгәрәкләр саны әле бер ел эчендә генә кыскартылып бетми. З.Кириллова |