КЫСКАРТУ I ф. 1) Нәрсәнең дә булса күләмен, санын яки озынлыгын киметү. --- минем таныш аппаратчик белән уен-көлке сөйләште, муенына тастымаллар салды, кул белән дә, электр машинасы белән дә тегенең чәчен кыскартты. М.Мәһдиев. Минем өскә кияргә булмаганга, иртәнге салкыннарда киеп йөрерсең дип, әни әтинең тәвәккәл бүреген һәм, җиңнәрен бераз кыскартып, аның кылкаланып беткән тула чикмәнен бирде. М.Гали. Ләкин кыскарткач та ул чикмән бик озын калганлыктан һәм бик киң дә булганлыктан, әни аның итәкләрен күтәреп, чабуларын кыстырып, минем билгә юкә яки юкәдән ишкән бау белән бәйли. М.Гали. Әйтәм аны, сакал-мыекларын кыскартып, яңа күлмәк-ыштаннарын киеп купшыланып чыгып китте. Т.Гыйззәт

2) Дәвамлылыгын киметү. Әгәр тракторны актык көченә кадәр кусаң, майлауга-көйләүгә вакытны тагын бераз кыскартып булса, көндезге ялга туктатмасаң, сөреп бетереп була. Г.Бәширов. Берәүләрнең авызы йомыла, икенче берәүләр сүз булмаса да сөйләшеп, вакытны кыскарта. А.Гыйләҗев. Утка-суга кердек, яндык-көйдек, ләкин дошман гомерен кыскарттык. Ә.Ерикәй

3) Берәр нәрсәнең күләмен, микъдарын, санын киметү, азайту. Аннан соң башкорт телен татар мәктәпләрендә дә кертү татар телен укыту дәресләрен кыскарта. Ф.Фәтхи

4) Юлны кистереп чыгу, урап йөрмичә, турыдан гына үтү. Кыр ышыклау урманы буена җиткәч, үгез көенә атлауга Гариф түзмәде, юлны кыскартып, авылга полоса буйлап кына китәргә булды. Н.Хәсәнов

5) Нәрсәнең дә булса аерым кисәкләрен төшереп калдыру. Бу поэма «Сөембикә» журналының 1916 елгы 2 нче санында бер бүлеге кыскартып басылган. Н.Исәнбәт. Ләкин кәгазьгә теркәгәннән соң артык киткән сүзләрне кыскарту, аны матурлату – шиксез кирәк шарт. М.Җәлил. Без «Мөсафир» әфәнденең хатын кыскартып бастык. Ш.Маннур. Ә.Н.Хәйруллин тарафыннан әзерләнгән һәм 1989 елда дөнья күргән «Мөстәфадел-әхбар»ның бүгенге татар теленә тәрҗемәсе, заманның идеологиясеннән чыгып, шактый кыскартылган. Гасырлар авазы

6) Исемнең, сүзнең, фразаның бер өлешен төшереп калдырып әйтү. Көмеш кенә түгел, Эрмәскөмеш минем исемем, монда килгәч кенә кыскартып әйтеп киттеләр. М.Фәйзи. Мондый ахирәт дусларны бу якта шулай кыскартып «әхи» генә диләр. А.Хәлим. Арпа оны да бар, аны карчык-коры кыскартып «арпоны» дип кенә сөйләшә. М.Мәһдиев. Барыбер элеккечә аны «кәкре муен Сәләхи», яисә кыскартып, «кәкре муен» дип кенә йөртә иделәр. Ш.Камал

7) Нинди дә булса сәбәпләр нәтиҗәсендә эшләүчеләрне киметү, эш урынын бетерү, ябу. Тик, ни хикмәт, озак та үтми, мәктәпне кыскарттылар. З.Рәмиев. Кыш бабайны пенсионер буларак кыскартсалар, бүләксез калабыз, баш бетте, дип кайгырдык. Татарстан яшьләре

8) Авазларны, сүзләрне тиз әйтү, сузмау. Бервакыт уяндым – өй хуҗасының бер озынайтып, бер кыскартып, моңлы гына мәкам белән иртә намазы укыганлыгы ишетелеп тора. Ш.Камал.

9) Кыскартма ясау. Профсоюз малай дүрт яшьлек улы Рабисны[ң] --- исем тарихын Габделхәмит болай аңлатты: «Рабоче-крестьянское искусство» сүзеннән кыскартып ясалган», – диде. М.Мәһдиев

10) мат. Санаучысын да, ваклаучысын да бер үк санга бүлеп, вакланманың кыйммәтен үзгәртмичә кечкенәрәк саннар белән белдерү. Вакланманы кыскарту

Кыскарта бару Аз­азлап, акрынлап кыскарту; берәм­берәм һәрберсен кыскарту. Гафур бабай аны [кармак җебен], өздермәс өчен, бер бушатып, бер тартып, һаман кыскарта бара. З.Фәйзи

Кыскарта башлау Кыскартырга керешү

Кыскарта бирү Бернигә дә карамый кыскартуны дәвам итү

Кыскарта тору Бертуктаусыз, даими кыскарту

Кыскарта төшү Бераз, беркадәр генә кыскарту. Гомумән, бу сөйләнгән моментларны кертми калдырганда яки, кыскарта төшеп, башка берәр шапка ялгаганда зарар итмәс, киресенчә, әсәр төзелештә, тәэсирдә матурлана төшәр иде. Г.Нигъмәти. Шуның өстенә, пьесадагы кирәксез урыннарны кыскарта төшкәндә, пьесаның динамикасы арта төшәчәк. Һ.Такташ

Кыскартып алу Тиз арада бераз кыскарту. Чәчемне бераз кыскартып алырга кирәк

Кыскартып ату Тиз генә аннанмоннан кыскарту. Язган җыр текстымны кыскартып аттым

Кыскартып бетерү Тулысынча, күп итеп кыскарту; ахырына кадәр, барысын да кыскарту. «Йомарлам» дигән поэмамны бастырганда шулкадәр кыскартып бетергәнсез: хәзер бернәрсә дә аңлашылмый. Л.Лерон

Кыскартып җибәрү Бераз, берникадәр кыскарту. Әлеге сүз аның үзенә әйләнеп кайтты. Сәрвәретдин аны әйтергә җиңелрәк булсын дип кыскартып җибәрде. С.Поварисов

Кыскартып калу Вакытыннан алда кыскарту; билгеле бер вакыйгага, вакытка кадәр кыскартырга өлгерү

Кыскартып карау Кыскартырга омтылу. Ярәшер вакыт җиткәч кенә тезгенне кыскартып караганнар иде дә, соң булып чыкты. М.Әмирханов

Кыскартып килү Электән үк, дәвамлы рәвештә, системалы кыскарту. Бигрәк тә сәясәт өлкәсендә, хәер, бөтен өлкәләрдә дә, аларны [милләтне үзе артыннан ияртеп, әйдәп баручы көчле элитаны] «юкартып», «кыскартып» килгәннәр. Р.Вәлиев

Кыскартып кую Кыскартылган хәлгә китереп калдыру. Дәфтәр тышына ГРОБ дип язылган. Сискәнеп, сәерсенеп ачсам, «Гражданская оборона»ны кыскартып куйган икән. Ш.Галиев // Кинәт, көтмәгәндә кыскарту. Ә ул мине кыскартып куйды. Кая барырга? Айлык хезмәт хакы алып килмәгәч, очын очка ялгау кыенлашты. А.Хәсәнов

Кыскартып тору Даими рәвештә, һәрвакыт кыскарту

Кыскартып чыгу Башыннан ахырына кадәр, һәрберсен кыскарту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә