КЫСКАРТМА и. 1) Берничә сүзнең баш хәрефләреннән генә ясалган сүз; аббревиатура (мәс.: БМО, БДБ). Безнең телебездә рус теле аркылы кергән кыскартма исемнәр дә кулланылалар. Татар теле грамматикасы

2) Ике сүзнең аерым кисәкләрен кыскарту юлы белән ясалган кушма сүз (мәс.: профком, профорг, агитплакат)

3) Сүзләрнең язуда кулланыла торган махсус шартлы билгеләре: һ.б. (һәм башкалар); һ.б.ш. (һәм башка шундыйлар); һ.ш.о. (һәм шуңа охшаганнар); к. (кара)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә