КЫСКАЛЫК и. 1) Озын булмау. Алдыгызга китерегез хәзерге шәкертнең ачлыгын, үз җәһаләтен төшенүен, чәченең кыскалыгын, үзенең чыра шикелле ябыклыгын. Ф.Әмирхан 2) Дәвамлы булмау, аз вакыт алып тору. Төрле буын шагыйрьләре кеше гомеренең ифрат кыскалыгын, иҗтимагый гамәли тормыштан, кырыс яшәештән башкарак хисләрнең дә шигърияттә урын алырга хакы барлыгын искә төшерәләр. Т.Галиуллин 3) күч. Нәрсәне дә булса аңлатканда, фикерне аз сүзләр белән генә белдерү; сөйләмдә аз сүзләр куллану. Кыскалыкта – осталык. Мәкаль. Алар тик күрүченең хәтерендә калганнары, өзек истәлекләре рәвешендә яки хроника кыскалыгы белән хикәя итү юлында гына күрсәтелә. Г.Нигъмәти. [Гариф] Арыган кыяфәттәрәк, бер терсәге белән өстәлгә таянып, янтайган килеш утырган, кыскалык белән өзеп-өзеп, баштан үткәннәрен аңлата. Ш.Камал. Поэмалар язарга тырышмагыз, кыскалыкта – осталык, 3–4 куплет җибәрсәгез дә бик җиткән. Татарстан яшьләре |