КЫСКА с. 1. 1) Озын түгел, озынлыгы зур булмаган; киресе: озын. Кечкенә апай итекләрдән, кыска итәкле күлмәктән, өстенә килешле утырган сырмадан, башына ак шәл бәйләп, ул армый-талмый эшләп йөри. Ә.Еники. Өс-башы ташка үлчим: ямау өстенә ямау чәпәлгән тышсыз кыптыр кыска тун, башында чите камалы мескен бүрек, төбе асылынып торган ычкырлы киндер ыштан. М.Хәсәнов. Ярга җитәрәк туктап, үзенең кыска күләгәсенә карап тора. А.Гыйләҗев

2) Озынлыгы гадәтидән кимрәк, кирәк булганнан азрак. Әмма бу кыска муен, зур баш, сирәк кенә шадралы йөз, яссы борын, суйган да каплаган, бернинди шиккә урын юк. Ә.Еники. Егет кыска бармаклы кулларын угалап, өстәлдәге нигъмәтләргә тагын бер кат күз йөртеп чыкты. Ә.Хәсәнов. Ул хәзер, җитәкче оешмаларда эшләүче җаваплы иптәшләргә охшарга теләп, яшел гимнастёрка белән яшел чалбар кигән, мыегын да Мансуров кебек очларын кыска калдырып кырдырган. Г.Бәширов. Әпипә яшел кашлы көмеш йөзек кигән кыска бармагы белән ялкау гына орлык чүпли-чүпли --- көлеп куйды. Г.Бәширов

3) Буйга озын булмаган, тәбәнәк. Беренче тапкыр миңа иптәшләр антракт вакытында «Шәрык клубы»ның фойесында кыска буйлы, чандыр гәүдәле, бөдрәрәк җиткән чәчле яшь бер егетне «менә Тукай шул инде» дип читтән төртеп күрсәттеләр. М.Гали. Ә үзләренең күз алдына кыска, ләкин таза буйлы, акыллылыгы йөзенә чыккан Әкбәрев килеп баса. А.Әхмәт. Мин укыган китапта, хатынның буе иреннән бераз кыскарак булсын, дигән. Г.Камал. Берсе кыска, берсе юан, Берсе ябык аз гына. Казан утлары

4) Дәвамлы түгел, озакка сузылмаган (вакыт ягыннан). Бу эш махсус программа белән, либреттистлар өчен кыска сроклы курс-семинар үткәрү, музыка белгечләренең системалы лекцияләрен оештыру төсендә була. М.Җәлил. Җәйнең төннәре бик кыска. Г.Ибраһимов. Бик кыска арада әнә шундый ярсып, әрнеп әйтелгән үпкә тулы сүзләр Нургалинең күңеленә килеп киттеләр. Ә.Еники. Җәйнең гомере кыска, яңа уку елы да бик тиз килеп җитәчәк. Мәгърифәт

5) Бик тиз башкарыла торган; озак дәвам итми торган. Кыска, матур, җиңел көй уйнап җибәрә. А.Әхмәт. Бу аз сүзле, кыска җыелыш аны чиксез дулкынландырган иде. Г.Әпсәләмов. Әлеге кыска әңгәмә сәнгатьчә нинди югарылыкта тасвирлана. Мәдәни җомга

6) Үзенең күләме, эчтәлеге белән озын, зур булмаган, җыйнак. Бу кыска хатны җавапсыз калдырырга Зыя үзендә куәт тапмады, җиңелде. Г.Ибраһимов. Башлады сөйләргә Иблис кыйссасын. Баштан узган кыйссасының кыскасын. Ш.Бабич. Килсә, җавап кыска булыр, Юкка хыялланма син! М.Җәлил. Ә ул бик кыска, апа. Н.Гыйматдинова

2. рәв. мәгъ. Озынга сузмыйча, артык киңәйтмичә. Ә беләсең, шул ук газетада бер хәбәр бар, кыска гына итеп язылган. Һ.Такташ. Гомәр хатынкызларның уллары яки ирләре турында --- сорауларына кыска гына булса да тынычландырырлык җавап бирергә тырыша. Ә.Еники. Моннан соң инде алар чәй эчүне бик кыска тоттылар. Т.Әйди. Юлда кыска-кыска гына сөйләшеп алдык. А.Гыйләҗев

Кыска акыллы Бик үк акыллы булмаган; хәбәрдарлыгы җитешмәгән. [Фәхрелбәнат:] Сезнең күргән төшләрегезгә безнең кеби кыска гакыллы адәмнәрнең гакылы җитешә алмыйдыр. З.Һади. Кыска аяк иск. кимс. Хатын­кызга карата кимсетеп әйтү сүзе. Арада Зыяның кендек әбисе Бәдри карчык, Фатыйма бикә, Мәрьям туташ, тагы берничә кыска аяк бар иде. Г.Ибраһимов. Кыска гомерле Озак дәвам итмәгән, тиз узып киткән. Шул кыска гомерле яктыда аның бик серле итеп ярым кысылган зур күзләре аны күреп алды. К.Нәҗми. Кыска гына (итеп) әйткәндә Аз сүзләр белән әйткәндә; җыеп әйткәндә. Ягъни, кыска гына итеп әйткәндә, авыруга алка такмыйлар, дигән кагыйдә буенча, комиссия ул нәрсәләрне монда тотуны барыбер файдасыз тапты. Ш.Камал. Кыска гына әйткәндә, бөтенләй чеп-чи наданнар, шулай була торып та, ирләрен үз әмерләре белән йөртергә тырышалар. Г.Камал. Кыска койрык сөйл. кимс. Алдакчы, хәйләкәр, эш­гамәлләрендә җаваплылыгы җитми торган кеше. Бу шайтан кыска койрыклар үзләре сайланмакчы да, анда Петербург марҗаларына динне сатып кайтмакчы. Г.Ибраһимов. Кыска сүзле Күп сөйләргә яратмаучы. Кыска сүзле, чая күзле, Аңарда көч җилкенә. Ф.Кәрим. Кыска тәртәле Тиз үпкәләүчән, холыксыз (кеше)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә