КЫСАНЛЫК и. 1) Тарлык, урын аз булу, тыгызлык. Бүлмәдә кирәксез әйбернең күп булуы, гадәттә, кысанлык тудыра. Йорт эшләре 2) күч. Авырлык, кыенлык, мохтаҗлык. Әле сезгә килүнең сәбәбе дә нәкъ шул тормыш кысанлыгына бәйле. З.Фәйзи. Көнбакты кешеләре, авыллары көлгә кадәр янып беткәч, әлеге урмандагы зимләнкәләрендә ничек кирәк алай кыш чыктылар. Яшәр өчен җайлашмаган кысанлыкта, юеш, салкын шартларда картлар, бала-чагалар байтак кырылдылар. Т.Нәбиуллин 3) күч. Ирексезлек, хокуксызлык. Капитал коллыгы кайтып, Кысанлык җилләре исте. Г.Камал. Бу нигездә беркайчан да кысанлык сизмәдек. З.Фәйзи |