КЫСАНЛАНУ ф. сөйл. 1) Бинаның, бүлмәнең һ.б.ш.ларның файдалана торган мәйданы кимү, урын тараю. Балалар үссә, йөрергә дә урын кысанлана, диләр, хак икән... Ф.Яхин

2) күч. Начарлану, авырлашу, кыенлашу

Кысанлана бару Торган саен ныграк кысанлану

Кысанлана төшү Беркадәр кысанлану; тагын да кысанлану. Урынның тагын да кысанлана төшүен алда утыручылар яратып бетермәделәр. Г.Мөхәммәтшин

Кысанланып бару к. кысанлана бару. Безнең больница да кысанланып бара. А.Гыйләҗев

Кысанланып калу Берәр сәбәп аркасында кысанлану. [Трюм эче] Без кереп тулгач, кысанланып та калды. М.Әмирханов. Алар [җиһазлар] ничек кирәк алай урнашканлыктан, өй эче бөтенләй кысанланып калган. М.Кәбиров

Кысанланып килү Аз­азлап кысанлану, кысанга әверелү

Кысанланып китү Бераз, берникадәр кысанлану; кинәт кысанлану. Эш җитәрлек, әмма малайларның вакыты кысанланып китте. Ф.Яруллин

Кысанланып кую Билгеле бер вакыт эчендә кысан хәлгә килү, кинәт кысанлану. Алар кереп тулгач, кечкенә бүлмә кысанланды да куйды. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә