КЫСАН с. 1. 1) Кечкенә һәм тар, мәйданы бик аз булган. Кысан сукмактан вак агачларны аралап керүгә, --- ике гамак күзгә ташлана. З.Фәйзи. Колхоз активистларына кермибез, партиялеләрне урап үтәбез, йортларыннан куылып, таш амбарларга, кысан мунчаларга күчкән кешеләргә керәбез бит әй! А.Гыйләҗев. Идарәнең «Агроном» дип язылган кысан бүлмәсендә аны --- мөлаем егет каршылады. М.Мәһдиев. – Кара әле, Яңгураз, мин әлегә кысан фатирда берничә егет белән бергә торам бит, – диде. Т.Әйди 2) Кысынкы, тыгыз, кыса торган, тар (кием тур.). Аяк киемең кысан булса, дөньяның иркенлегеннән ни файда. Әйтем. Наҗия аның очлары алсуланып торган табак битенә, артык кысан сары күлмәгенә, юан беләкләренә карап әйтеп куйды. Р.Хафизова. Аяк киеме кысан булганда, кайчакта тырнак эчкә батып үсә. Йорт эшләре 3) Аз, тар, чикләнгән. Озакламый таң ата, иркенләп гәпләшергә вакыт кысан, шул гына. Ф.Сафин 4) Киеренке, уңайсыз, кырыс. Кысан чорның үз кешеләре табылып тора. Х.Камалов. Кысан шартларга баш бирергә теләмәгән Вәлишин авиация институтыннан китәргә мәҗбүр була. Идел 5) күч. сөйл. Авыр, кыен, начар, чикләнгән. Дөрес, хәзер кыш ахыры, азыкның бик кысан чагы. Ә.Еники. Нинди кысан, чикләнгән, бозылган язмыш! Идел 2. рәв. мәгъ. Чикләп, кысып. Әллә син аш-суыңны кысан тотасыңмы? А.Хәсәнов |