КЫСА I и. 1) Нәрсәнең дә булса читләрен тирәләп, кырыйларын беркетеп, ныгытып куя торган җайланма. Иләгенә күрә кысасы. Әйтем. Әмма ул алтын кысада йөзек кашы булса яхшырак. Т.Әйди

2) Күзлек пыялаларын беркетеп куя торган рамка. Калын кашлары астыннан, күзлек кысалары өстеннән кешеләргә сынап һәм сокланып төбәлгән карашы гына калды. Мәдәни җомга

3) Рам, тәрәзә рамы. Ләкин тәрәзә кысалары арасыннан туктаусыз ыжгырып торган кызганычсыз җилнең көйләве --- Искәндәрнең --- планын җимереп ташлый. Ф.Сәйфи­Казанлы. Сакчылар абайлаганчы, ул аяклары белән тәрәзә кысаларын тибеп очырды да аска сикерде. Р.Батулла. – Армиядән кайттым да ишекләр, урындыклар, тәрәзә кысалары ясый башладым, – дип сөйли Рамил Маликов. Татарстан яшьләре

4) махс. Машина, җайланма утыртылган стан, каркас, рама. Велосипедның көпчәк өстендәге кысалары хромланган, кул тормозы да, матур фарасы да бар, утыргычы күннән, звоногы, багажнигы, арткы көпчәге канатында кып-кызыл булып стоп-сигналы янып тора. Р.Мирхәйдәров. Автомашина кысасы

5) күч. Нәрсәнең дә булса чиге; сәясәт, тормыш, яшәү рәвешенең тәртибе, шарты, кагыйдәсе, таләбе. Ә татар халкы тарихы әлеге кысаларга гына сыймый бит. С.Алишев. Ә совет чорында хакимият халыкны дәһрилек идеологиясе кысаларында күпме генә тотарга тырышса да, ислам дине гореф-гадәт, йола рәвешендә яшәвен дәвам итте. И.Надиров. Хәзерге биеклектән торып ни сөйләшкәннәребезне аерып-аерып хәтерләмим, иң кирәге: без татар милләтенең кысада, чикләнгән аралыкта яшәвен төрле мисалларда бер-беребезгә аңлата идек. А.Гыйләҗев

6) күч. Эшләнү рәвеше, тәртибе, калыбы. Сабан туен стандартлар кысасына куып кертергә кирәкми. Р.Ягъфәров

7) күч. Тоткарлык, комачау, чикләү, киртә. Шундыйлардан иҗатта хөрлек таләп итүне, сәнгатьле иҗатны бернинди киртәләр, кысалар белән чикләпбикләп куймауны алга сөрүне, тарихилык принцибының бөреләнә башлавын күрсәтергә мөмкин. А.Әхмәдуллин

8) күч. Аерым өлешләрдән торган эш, чара, процессларны берләштергән гомуми тема, программа. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты студентларының әлеге фестиваль кысасындагы сәнгать бәйрәме Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Мәгърифәт

Кысага керү Билгеле бер таләпләргә, шартларга туры килү. Кысага салу к. кысага утырту. Чөнки [бер агай-эне] китапны укыганда, ул автор язганнарны ниндидер калыпка, кысага салырга маташып укый. Т.Миңнуллин. Кысага утырту Билгеле бер таләпләр, шартлар кую, шуларны үтәргә мәҗбүр итү. Кысадан чыгу 1) Билгеләнгән кагыйдәләрдән, шартлардан читкә тайпылу. Әгәр дә федератив кысалардан чыга башлыйлар икән, бу мәсьәлә куерачак. Татар милләт календаре; 2) Берәр нәрсәнең чигеннән, территориядән читкә китү, чигеннән ашу. Сез тиздән мәктәп кысаларыннан чыгып китәчәксез. Мәгърифәт. Кысасына сыймау Кабул ителгән гадәткә, кагыйдәгә, карашка туры килмәү, билгеләнгән шартларга буйсынмау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә