КЫРЫШТЫРУ ф. сөйл. 1) Бер җирне дә калдырмыйча эзләп йөрү, эзләнеп йөреп чыгу. Ул көн буе шәһәрнең бөтен урамнарын кырыштырып, үзенә бүлмә эзләп йөргән, вә шунлыктан соң дәрәҗәдә арыган иде. Ф.Әмирхан 2) Кырып-себереп, бар булганын җыеп алу. Кесә төпләрен кырыштырып, концерт-спектакльләргә чабабыз. Р.Батулла 3) Бернәрсә дә калдырмыйча, рәттән барысын да юк итү, бөтенесен юкка чыгару. Буржуйлар эшче белән крестьян җилкәсенә менеп алганнар да ике яклап кырыштыралар, сволочьлар. Ш.Камал. Илдар шкафтагы им-томнарны кырыштыргач, алгы якка чыкты. Татарстан яшьләре 4) диал. Барысын да җимерү, рәттән вату. Әнә балтасы белән кизәнә-кизәнә, гомере буе казганып җыйган малларын кырыштыра, турый, ә аннары, эх тә итми, барысын да утка ата? Ф.Әһлия Кырыштыра бару Рәттән, бөтенесен дә кырыштыру Кырыштыра башлау Кырыштырырга тотыну Кырыштыра бирү Кырыштыруны дәвам итү Кырыштыра төшү Тагын да бераз кырыштыру Кырыштырып алу Бераз кырыштыру. Шулай да кесәләрдән егерме тиенләп акча кырыштырып алдылар – анысы метрога кирәк булды. А.Гыйләҗев Кырыштырып бетерү Тулысынча, барысын да кырыштыру. Бөтен дөньяны кырыштырып бетерсәм бетерәм, бөтен кешеләрне үтереп бетерсәм бетерәм, барыбер аны җибәрмим, белдеңме? Т.Миңнуллин Кырыштырып йөрү Рәттән, барысын да кырыштыру. Заманында якынтирәнең атларын кырыштырып йөргән Заһри, эшләр чуала башлагач, Ташлытауга күчеп утырды. М.Мәһдиев Кырыштырып килү 1) Күп заманнардан бирле бертуктаусыз кырыштыру 2) Әле, сөйләү моментында барысын да рәттән, тоташ кырыштыру Кырыштырып тору Даими, әледәнәле кырыштыру |