КЫРЫСЛЫК и. 1) Каты күңеллелек, кирәгеннән артык җитдилек, таләпчәнлек. Бәлки, яшьлек кырыслыгы узар, тормышның касыкка суккалый торуы аны да һавалану чиреннән аралар иде. Б.Камалов. Кызның кырыслыгын, үз итмәвен чамаласа да, Чырык Абдрахманның сүзләре аңа гайрәт биргән иде. Я.Зәнкиев. Ул үзе балаларын кырыслык белән тәрбияләү ягында иде. Р.Ханзафаров 2) Артык җитдилек, кискенлек. – Нигә яхшылап карамадыгыз? – дип, Сәлим нечкә тавышына эрелек һәм кырыслык бирергә тырышты. Г.Әпсәләмов. Ләкин бригадир якынрак килүгә, Зиннәт аның чырае кырыслыгына хәйран калды. Г.Бәширов 3) Кыргый булу; кулга ияләшмәгән булу. --- дошман кулына беренче мәртәбә эләгеп, --- аяк-кулына тимер богау салынган вакытта, яшь әсир үзен ничек хис кылса, ала айгырның курку катыш кырыслыгы аңардан бик күп көчле иде. Г.Ибраһимов 4) Җайсызлык, яшәү, тормыш итү барышында барлыкка килгән авыр шартлар. Кая карама – кырыслык, кырыслык... М.Мәһдиев. --- планетада гадәттән тыш кырыслык һәм вәхшәт хөкем сөрә – бу дәвер борынгы чыганакларда Тимер гасыр (Кали Юга) дип атала. С.Шәмси. Мондый кырыслыкны аклап, философ кешелекнең үлемсез булырга тиешлеген дәлил итеп китерә. Кызыклар дөньясында |