КЫРЫСЛАНУ ф. 1) Каты күңеллеләнү, рәхимсезләнү. Алар сүзенә караучы Самат исә, алыштырган кебек булып, башка чыгу планын телдән төшереп, көннән-көн кырыслана. З.Фәйзи. Дөресен әйтергә кирәк, кеше аннан гаять кырысланып, кыргыйланып, рухияттән, Раббыбыздан бик нык ераклашып, матдиятчелеккә тәмам кереп баткан хәлдә чыкты. С.Шәмси. Болай да тартылган кыл шикелле киеренке мөнәсәбәтләр тагын да кырыслана. Т.Галиуллин. Шәһәрнең тынычсыз ыгы-зыгысында мин чыныктым, кырысландым. Мәдәни җомга 2) Җитдиләнү. [Иргалинең] Йөзе кинәт кырысланды, яңак калканнары хәрәкәтләнеп, зураеп киткән сыман булды. М.Хәсәнов. Бары тик көләч йөзе кырысланды, һәм каш араларына тирән сызык чыкты. Г.Әпсәләмов 3) Шартлар авырлашу, уңайсызга әйләнү. Ирләр булса, мондагы дөнья, мондагы тормыш, ни өчендер, катыланыр, кырысланыр, һәрхәлдә, минем файдага булмас кебек иде. А.Хәлим. Биредә табигать тагы да кырысланган, төньяк җилләре җиләк-җимеш үстерергә мөмкинлек бирми. Татарстан яшьләре Кырыслана бару Торган саен, вакыт үткән саен кырыслыгы арту. Капитанның йөзе кырысланганнан-кырыслана барды, кашлары җыерылды. Г.Әпсәләмов. Алтын гасыр дәверен үтеп, аннан ераклаша барган саен, Җирдә рухият сүрелә, тормыш үзе дә, андагы тәртипләр дә кырыслана бара... С.Шәмси. Роберт Миңнуллин шигыренең эмоциональ яңгырашы, кайгы-хәсрәтле хис-кичерешләр өермәсе торган саен кискенләшә, кырыслана бара. Ф.Урманче Кырыслана башлау Кырыслану билгеләре күренү Кырыслана бирү Үзеннән-үзе кырыска әйләнү, кырыслануын дәвам итү Кырыслана төшү Тагын да кырыслану; бераз кырыслану. Ләкин беркем бер сүз әйтмәде, беркем берни белдермәде, бары тик чырайлар гына кырыслана төште дә, кысылган күзләрдә очкыннар гына күбәйде. Н.Фәттах. Хөкем карары укылгач та, бу батыр кешеләрнең [җәлилчеләрнең] бер генә мускулы да калтыранмый, бары тик аларның йөзләре генә тагы да кырыслана төшә. Р.Мостафин Кырысланып алу Бераз гына кырыслану, кыска бер вакыт аралыгында кырыслану. Аның тавышы сизелер-сизелмәс кырысланып алды. Н.Әхмәдиев Кырысланып бару Аз-азлап, акрынлап кырыслыгы арту. Чакырсын гына Дамир, җир читенә барып, аякларын салындырып утырыр иде. Кырысланып барган күңелләре эреп китә бит аны күрсә... С.Шәрипов Кырысланып бетү Тәмам кырыслану. Рамиләнең әтисе – ут сүндереп йөреп кырысланып беткән кеше – тикшерүчән карашын миңа төби. Р.Рахман. Корычланып, кырысланып беттем, – Еллар мине шулай иттеләр. Х.Туфан Кырысланып җитү Инде тәмам кырысланган булу Кырысланып калу Ниндидер сәбәптән, вакыттан, вакыйгадан соң кырыслану. Әмма яңа кешенең моңа сизелеп үк хәтере калгандай булды: җил кискән каракучкыл йөзе тагын да ныграк караңгыланып, кырысланып калды. Н.Фәттах. Аның йөзе әледән-әле үзгәреп тора: бер уйчанлана, бер ачылып-яктырып китә. Вакыт-вакыт кырысланып та кала ул. Н.Хәсәнов Кырысланып китү Көтмәгәндә, кинәт кырыслану. Аның йөзе кырысланып китте: – Рәхмәт әйтсеннәр! – диде. М.Маликова. Ул, моңарчы булмаганча, җитдиләнеп, кырысланып киткән иде. З.Фәйзи Кырысланып кую Кинәт кенә, аз гына вакыт аралыгында кырыска әйләнү Кырысланып тору Әле, хәзерге вакытта кырыслану |