КЫРЫ’П-СЕБЕРЕП рәв. Берсен дә, бер дә калдырмыйча; барысын да җыеп. Ярар, булган кадәр акчабызны кырып-себереп бирим инде алайса. З.Фәйзи. – Бөтенесен дә кырып-себереп җыйдыгыз ич, кырыгынчы үлчәм, – диде җавапчы, рәнҗетелгән кеше сыман. М.Насыйбуллин. Ул чорда амбардагы ашлыкның бөртеген дә калдырмыйча, кырып-себереп алдылар. Татарстан яшьләре ◊ Кырып-себереп ташлау Юк итү, юкка чыгару. «Черек стройны кырып-себереп ташлаячак революция давылының якынлашуы» турында борчулы сүзләр ишеткәләгәч, ул үзенең барлык эшләренә кул селтәде дә тизрәк Казанга ашыкты. К.Нәҗми |