КЫРЫНУ ф. Пәке яки махсус кырыну әсбабы белән сакал-мыекны төбеннән кистереп алу. Бүген Нил Хачатурович ике тапкыр кырыначак, диләр. Х.Камалов. Капитан кырынмаган, бите-күзе кызарган, ачулы кыяфәттә. М.Мәһдиев. Чал мыеклы полицмейстер --- бүген генә кырынган ияген әллә ничек килешсез селкетеп кычкырды. К.Нәҗми. Поход, сугыш алдыннан ул кырынмыйча калмый ---. И.Туктар Кырынып алу Тиз генә кырыну. [Габделбәр] беренче эш итеп кырынып алырга ниятләде. Б.Камалов. [Шефның] «КамАЗ»кабинасы төсле ялык-йолык килеп торган шома ишекләренә карап, күз ачып йомганчы кырынып алырлык. Р.Вәлиев. Бүлмәгә килеп керүгә, ул иң әүвәл кырынып алырга булды. М.Хәбибуллин Кырынып ату Бик тиз арада кырыну Кырынып бетерү Кырынуны тәмамлау. Тукта, мин кырынып бетерим инде. Аннары ашны чыгып карарга булыр. М.Хәбибуллин. Моратбакый кырынып бетергәч тә көзгене үз урынына элмәде. М.Галиев Кырынып бетү к. кырынып бетерү. Кырынып беткәннән соң, Сәфәргали үзенең фронт истәлеге итеп саклый торган гимнастёркасын алды, солдат гадәте буенча, аңарга эчтән ак яка текте, сугыш значокларын алып такты. Ф.Хөсни. Кырынып беткәч, башта җылы, аннары салкын (яки бары тик салкын) су белән юынганнан соң, тирене дезинфекцияләү өчен, биткә одеколон --- сөртү файдалы. Файдалы киңәшләр Кырынып җибәрү к. кырынып алу. – Яле, солдат, кырынып җибәрик,диде [бабай]. Н.Дәүли Кырынып йөрү Даими кырыну. Ул бит пөхтә, кырынып йөри, чәч үстерми. Б.Камалов Кырынып кую Алдан кырыну. Сезне каршы алырга кырынып куйдым. В.Нуриев Кырынып ташлау к. кырынып ату. Мифтахның кәеф-сихәтләре күтәрелеп китте, кырынып ташлады. Т.Галиуллин Кырынып тору Даими кырыну // Әле, хәзер кырыну. Ике-өч көннән ванна бүлмәсенә керсәм, ыспай гына бер егет кырынып тора! Ф.Баттал Кырынып чыгу Һәрберсе берәм-берәм кырыну. Бу калайны цемент идәнгә ышкып үткенлиләр дә бөтен камера – утызлап кеше – ялт итеп кырынып чыга. Р.Мостафин |