КЫРЫ’Н-КЫРЫН рәв. сөйл. 1) Туры итеп түгел, күз кырые белән генә. Караңгы чырайлы кеше янында Сөләймановның үзенең дә күңеле боега башлады, һәм ул Коненкога кырын-кырын карап алды. И.Гази. Күршеләргә килгән башка чир дә безнең өй турыннан кырын-кырын гына карап үтә. Х.Сарьян 2) Ян белән. Рокыя, шәленә капланып, кырын-кырын чыгып китә. Ф.Әмирхан. [Тәлгать] --- бишмәтен-бүреген кигән килеш, кырын-кырын чыгып китә. Ф.Хөсни. Атлар, сискәнеп, башларын күтәрәләр, --- кырын-кырын атлап китәләр, колакларын шәмрәйтәләр. Ф.Шәфигуллин 3) Кача-поса, яшеренеп. Бүтәннәре, кырын-кырын, капка артына яшеренделәр. Г.Бәширов |