КЫРЫНАЮ ф. Кыегаю, бер якка авышу. [Пароход] Халык җыелган якка шактый кырынаеп, үзенчә гайрәтләнгән булып, зур калаклы тәгәрмәчләрен шапылдата-шапылдата, ул елга уртасына таба борылды. Ә.Еники. Җиләк җыеп арган карчык кебек Кырынаеп байый кояшы. М.Галиев

Кырынаеп бетү Бик авыш хәлгә килү

Кырынаеп китү Бераз кырынаю

Кырынаеп тору Кырынайган хәлдә булу. Кырынаеп тора иске йортлар. К.Сибгатуллин

Кырыная башлау Авыша, кырыная төшү. Беренче көнне күкәй күзәнәк стеналарына параллель хәлдә тора; икенче көнне ул бераз кырыная башлый ---. Умарта кортлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә