КЫРЫН рәв. 1. 1) Билгеле бер өслеккә авышлык ясап, авышып. [Каюм] Кулларын артка куйган, башын кырын салган, хәчтерүш. М.Әмирханов. Төшеп идәнгә кырын, Ул сындырган койрыгын. Ш.Маннур. Ул [Ирек] утырып та укыды, чалкан ятып та, кырын ятып та ---. Ф.Садриев

2) Беркадәр борылып; ян белән. Миңа кырын борылып, хатын уч-уч кар белән битен, беләкләрен уа да кереп китә. Ә.Гаффар. Җизни, ничектер, башын артка ташлап, каенишенә өстән һәм кырын карап, сүзләрне теш арасыннан чыгарып җибәрде. Ә.Фәйзи

3) күч. Дөрес түгел, начар. Ә беркөнне купты илдә Түнтәрелеш... Кырын китте милләт юлы, Бар изге эш! Р.Рахмани

2. с. мәгъ. Начар; гадел булмаган; әхлаксыз; авыр. Кырын эш кырык елдан соң да беленә, диләр. Х.Сарьян. «Нишләптер хәзрәт сине чит күрә, ят итә башлады, яшерен таш төрән сындыра, ди, искәрмәстән генә берәр кырын эш эшләп куймагае», – дип сүз салучылар да булды [Иргалигә]. М.Хәсәнов. Ләкин бу – иренә каршы килүдән түгел, --- бары тик әлеге ана хисләренең какшамас нык булуыннан, баласына ничек тә кырын сүз тидерәсе килмәгәнлектән генә тыпырчынуы иде. Ф.Хөсни

3. бәйл. функ. Таба. Тәзкирә апа, иртәгә кичкә кырын барсам, ничек булыр? А.Шамов. Кич кырын Инсаф тулай торакка кайтып керде ---. Ә.Моталлапов

Кырын багу к. кырын карау. Җылылыкны мең кат күбрәк алып, туклык тоеп үскән балалар, Милләт туңган чакта... кайда алар, Нигә аңа кырын багалар? Р.Рахмани. Кырын карау Үз итмәү. Аңа [профессорга] бик кырын карыйлар: ул – дөньяга мәшһүр ботаник, университет галимнәре арасында Октябрь революциясенә кадәр үк профессор исемен алган бердәнбер кеше. М.Мәһдиев. Йөз чытмадым язмышыма кырын карап, Посарга җай эзләмәдем борылгалап, Халкым белән тоташ кыя булганга мин ---. Н.Арсланов. Сизсен генә [эт] миңа кемнеңдер кырын караганын, бирим генә бер сигнал – филеңә дә барып ябышачак. Ф.Латыйфи. Кырын күз белән карау к. кырын карау. Кырын күзен салу 1) к. кырын карау; 2) Тиз генә сиздермичә карап алу. Кырын күзен генә салып чамалап алды Зәйтүнә: класста икәнлеген оныткан шикелле малай. Ф.Хөсни. Кырын тору 1) Начар мөнәсәбәттә булу. Һаҗәр мине яратмавын электәге шикелле ачык күрсәтми һәм ачыктан-ачык кырын да тормый. Ә.Еники; 2) Төрле авырлыклар, кыенлыклар чыгып тору. Кырын яту 1) Эшсез, үз көеңә, үз дәрәҗәңне белеп яшәү. Әбекәем, булып көек, Йөрмәсәнә нужа чигеп; Картайгансың, хәлдән тайган. Бирмәсләрме сиңа урын, Мич башында ятсаң кырын?.. Г.Сәгыйров. [Әнвәрия:] Кырын ятып радио тыңлар көннәр булырмы бер. А.Гыйләҗев; 2) Җайлап урнашу. Сабирҗан да алар тирәсеннән урын тапты, кырын ятты. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә