КЫРЫЛУ II ф. 1. 1) төш. юн. к. кыру II 2) Күпләп үлү (кешеләр тур.). Ачлыгы, тифе-ние белән дөнья кырылды. Ә.Галиев // Терлекләр күпләп үлү, үләт төшү. Малларның кырылуы сәбәпле, иптәш Дөмәнтиевны урыныннан алып, төрмәгә утырттылар. Р.Батулла 3) Ватылу, чәлпәрәмә килү. Чынаяклар кырылу вакыйгасын әтисе әнә шундый истәлек итте. М.Хуҗин 4) Җимерелү. Мондый кырылу, ватылулар тракторчы өчен әллә ни искитәрлек нәрсә түгел. Н.Фәттах 5) Ачулану, үпкәләү. Син дөньяга кырылып йөрмә. Н.Гыйматдинова 2. рәв мәгъ. Күпләп. Әгәр бүгенге көндә Илһам Шакировның мемуарлары, истәлекләре басылып чыкса, минемчә, халык аларны кырылып укыр иде. Р.Вәлиев Кырыла бару Торган саен ныграк, күбрәк кырылу. Эшкә чыкмаучының исә бернинди өмете юк – бер-бер артлы ачтан кырыла баралар. Р.Мостафин Кырыла бирү Күрелгән чараларга да карамыйча кырылуын дәвам итү. Галимнәр әллә нинди лабораторияләр ачтылар, әллә ниткән штатлар алып бетерделәр, өйрәнепме-өйрәнәләр, ә дуңгыз балалары кырыла бирә. М.Мәһдиев Кырылып бетү Тулысынча, барысы да кырылу. Балыклы чишмәсендә үрчегән балыклар да күптән кырылып беткән булыр иде. М.Юныс. Ярдәмгә безнең танклар Килеп җиткәндә, инде Немецларның танклары кырылып беткәннәр иде. Ә.Исхак. Шуннан шул: кандалалар күршегә керәләр дә шундагы кандалалар белән сугышып кырылып бетәләр. М.Мәһдиев Кырылып тору к. кырыла бирү. Сугышта татар өлкән абыйлардан да күбрәк кырылып тора. М.Юныс Кырылып яту Күпләп кырылу. Ләкин җилкәләр чиләнеп тарткан зур, авыр колхоз эше кырылып ятканда, берәүнең сыеры югалган кебек бәләкәй эшләрнең кирәге булмагандыр ---. Х.Сарьян |