КЫРЫКТАРТМАЧЫ и. иск. Гадәттә, авылдан-авылга йөреп галантерея әйберләре белән сату итүче. Кибет прилавкалары артында – түбәтәйле, казакилы юан сәүдәгәрләр. Муеннарына такта әрҗә «кибет»ләрен аскан, канәфер, дарчин, борыч яисә каптырма, сәдәф, төймә сатып йөрүче көр тавышлы кырыктартмачылар. А.Расих. «Алла бирсә, баесам-нитсәм, камалы тун тектерәм», – дигән кырыктартмачы үсмер кебек, ул [Cәдит] сәгатьне, чынлап та, баеган хәлендә сатып алырга җыена иде. А.Хәлим |