КЫРЫКМЫШ и. 1. Икенче яшенә чыккан, ялы, койрыгы кыркылган тай. Кырыкмыш шикелле, азгын язмышына бирелеп чыгып киткән --- [Нурлыбикә]. Г.Кашапов. Урман аланында утлап йөргән атлар арасыннан ул берьюлы ике кырыкмыш тотып килде. М.Мәһдиев. Башта бу эшне ошатмыйча, тәртә арасына яңа керткән кырыкмышлар кебек тибенгәләп карасак та – булмады. Р.Хафизова. Газоннарга утыртылган чәчкәләр кояшка елмая, тигез кыркылган яшел үләннәр, яшь кырыкмыш тәнедәй елкылдап, күзләрне иркәли. Н.Хәсәнов

2. с. мәгъ. 1) Икенче яшенә чыккан, ялы, койрыгы кыркылган (тай тур.). Көтүеңдә бер кырыкмыш ат бар бит әле. Р.Зәйдулла. Безнең әти узган ел көз икенче яшькә чыгып кына калган кырыкмыш тай алып калдырган иде. М.Гали. Син – авыл малае, күргәнең бармы, кырыкмыш тайны ничек җигәргә өйрәтәләр? Ш.Бикчурин. Койрык чәнчеп чапкан кырыкмыш тай сыман йөрим бит дип, үзен гаепләде ул, ниһаять. Б.Камалов

2) Яшел кыягы өчен үстерелә торган (суган төре). Кырыкмыш суган

3) күч. Яшь; җилбәзәк, төптән уйлап бетерми торган. – Кушаматың җукмыни? Ә минеке бар. Кырыкмыш Гыймади мин. – Кырыкмыш тай гына була ул. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә