КЫРЫКЛЫ с. 1. 1) Кырыгынчы үлчәмдәге. Түшәмдә тәлинкәсез генә асылынып торган кырыклы лампочка кабынды. З.Фәтхетдинов. Арабыздагы мәхәббәт кылларының кырыклы кәтүк җебедәй нечкәрүенә эчем пошып, мин дә хатын янына үрмәләдем. Ф.Шәфигуллин

2) күч. гади с. Бик зур. Кырыклы итек

3) Кырык градуслы (спиртлы эчемлекләр тур.). Кызылның да кырыклысы була икән. М.Мәһдиев

2. и. мәгъ. гади с. Кырык градуслы аракы. [Җәүһәрия:] Кыз башым белән кырыклы ташып йөрисем юк. Р.Ишморат. Кырыклыны кәгеп алган булгандыр ул. Б.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә