КЫРЫК-ИЛЛЕ сан Кырык белән илле арасында булуны белдергән чама саны; кырыктан иллегә кадәр. Булса кырык-илле кеше бардыр. Х.Сарьян. Һавада, башкалар идарә иткән самолётка утырып, кырык-илле минут җир белән элемтә тотып йөрүнең әллә нәрсәсе юк иде. Ф.Яруллин. Бу якларда авыллары да бик бай, аралары да ерак шул: кырык-илле чакрым. Р.Фәизов |