КЫРЫК сан 1. 1) 40 санын, микъдарын белдергән сан атамасы. «Кырык, илле, алтмыш...» Нигәдер, җитмешне кушарга икеләнә [мастер]. М.Галиев. Кырык чакрымлы сикәлтәле юлдан ничек үтсен, ди, ул? Я.Зәнкиев. Мөдәррисне әкияттәгечә «кырык көн уен итеп, кырык көн туен итеп», бәйрәмнәр ясый-ясый озатты. Ф.Мөслимова

2) Кырык санына туры килгән озынлык, вакыт аралыгы, яшь. Кырыктан уздык, дөньяда урыныбызны табар вакыт җитте. Р.Мирхәйдәров. Кыяфәтенә караганда кырыклар тирәсендә булырга охшый. З.Фәйзи. Әле бит аңа кырык та юк, чәчләренең инде яртысы ак. Ф.Яруллин. Факиһә дигәннәре – яше кырык тирәләрендәге шадра, тәбәнәк, ләкин бик сөйкемле пешекче хатын. Ш.Бикчурин

3) күч. Бик күп, бихисап. Көн саен кырык төрле эш чыгып тора. Ф.Яруллин. Керде Гәрәй – аның күз алдында Кырык ямау баскан ярлылар. Зөлфәт. Дүрт килене кырык эшен ташлап, тирәсендә бөтерелеп йөрде. М.Галиев. [Җәүһәрия] Кырык эшен кырык якка ташлап, шундук табын әзерләде, чәен-мәен дә чыгарып куйды. М.Хәсәнов

2. кырыгы и. мәгъ. дини Кеше үлгәннән соң кырык көн үткәч, аны искә алып үткәрелә торган йола. Раббым! Урын-җир җыеп куелган, ястык күпертелгән, атаң гына юк менә... Кырыгын укытканыма да атна-ун көн узып киткән икән бит инде! Г.Сәлим. Кырыгы җитеп килә, тып-тын йортта Ике шәүлә – килен, кайнана... Г.Сәгыйров. Коръәнен дә чыгаралар. Өчесен дә үткәрәләр, җидесен, кырыгын... елын... Ә.Гаффар

Кырыгы кырык якта кырылып яту Эшләнәсе эшләрнең бик күп булуы. Кырык якта кырылып эшләр көтә – Дөнья, гүя, мәңге яшь килен... Ф.Җамалетдинова. Кырыгына бер иман Барысы да ышанычсыз. [Шәмсетдин:] Андыйлар бит тегендә дә атылалар. Андыйларның бит аның кырыгына бер иман. Г.Бәширов. Кырык бер кат к. кырык бер мәртәбә. Кырык кат к. бер мәртәбә. Кырык кат әйтү. Кырык бер мәртәбә Бик күп мәртәбә, бик күп тапкыр. Кырык даланың кырыена Бик еракка, билгесез, белмәгән-күрмәгән ерак җиргә. [Сафия:] Ышанмаган булсам, синең белән бер ялгызым кырык даланың кырыена килмәгән булыр идем. Ш.Камал. Кырыкка бер тулмаган гади с. Юләр, ахмак кеше турында. Кырыкка бөгү Ихтыярсыз, көчсез кеше белән ничек теләсәң, шулай эш итү, аны теләсә нинди эшкә күндерү. Кырыкка бүленү Берьюлы берничә эш башкару. Хатны кырыкка бүленеп язу. Кырыкка телгәләнеп беткән 1) Тузган, сәләмәләнеп беткән; 2) Хәлсезләнгән. Кырыкка телгәләнеп беткән йөрәк. Кырыкка төрләнү Гел үзгәреп тору. И дөньялар, Тимерхан яшәгән чорда гына да сез кырык төрлегә төрләндегез бит! Г.Ахунов. Фәридун Фазлыев --- язын кешеләрнең кәефе кырыкка төрләнүе турында гамьсез генә бер-ике сүз әйтеп салды. А.Гыйләҗев. Кырыкка ярылу Эш бик тыгыз һәм күп булганда, берьюлы берничә эшне башкару яки берничә урында булу кирәклеге турында. Булатлар кырыкка ярылалар. Магниттан түгәрәккә, түгәрәктән заводка, аннан массовкага чабалар. Г.Ибраһимов. Бер кеше кырыкка ярылыр вакытта колхоз эшенә төкереп, туй итеп йөрдең. Г.Бәширов. Кырыкларга кайчак ярыла Кырык кылдай көнгә адәмнәр, Җитмеш төрле төскә керәсең дә, Ул да итми кайчак ярдәмнәр. Ә.Синугыл-Куганаклы. Кырыкмаса кырык Бик күп, исәпсез-хисапсыз. Яшь чагындарак ишеткән вакыйгаларны кырыкмаса кырык тапкыр сөйләгән булса да сөйли белә – Рәхмәтулла андый йомакларны, әкиятләрне ярата. Я.Зәнкиев. Фатыйманың башына кырыкмаса кырык төрле уй килә. Ә.Сафиуллин. [Сөмбелә] Кырыкмаса кырык тапкыр алышынган чыбык элгечкә килеп кагылган гына иде, кемдер ишек шакыды. К.Кәримов. Сибгать бертуктаусыз Җәмилә хакында сөйләде, кырыкмаса кырык җирдә кабатлады. Ф.Яхин. Кырыктан артык кыңгыр як Бик күп җитешсезлекләр, кимчелекләр. Кырык тармаклы итеп Бөтенесен дә искә алып, күздә тотып. Бер-берсенең күңелләренә охшаштылар булса кирәк, чәйдән соң бик тәмләп, иркенләп сөйләшеп киттеләр. Кырык тармаклы итеп гәпләштеләр. Б.Камалов. Кырык фарыз дини Мөселман кешегә белү һәм башкару мәҗбүри булган гамәлләр. Коллык күрсәтү кебек эшләр --- иман шартларындагы кырык фарызларны ятлаудан да, намаз вакытында әгъзаларны туры тотудан да авыр булды. М.Гафури. Кырык чөе кырылып китмәгәе к. кырык чөйләре кырылып бетсен. Кырык чөең кырылып китмәгәе дип карап, үзләренә печәнгә йөрүчеләр --- уңдылар. Р.Төхфәтуллин. Кырык чөйләре кырылып бетсен Теләсә нәрсә булсын, теләсә нинди хәлгә килсен. [Биби:] Миңа дисәләр, кырык чөйләре кырылып бетсен шунда. Г.Камал. Кырык ясин чыгу дини Кеше үлгәннән соң, кырыгына кадәр, һәркөн бер тапкыр Коръәннең «Ясин» сүрәсен укып багышлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә