КЫРЫЙЛАТЫП рәв. Берәр нәрсәнең кырыеннан, читеннән. Яр кырыйлатып тартма белән бер генә урыйсың – тартып чыгарып булмый. А.Хәсәнов. Ул [Миңниса җиңги] абзар кырыйлатып бәрәңге бакчасына таба йөгерде. А.Хәлим