КЫРЫЙ и. 1. 1) Нинди дә булса бер предметның чите, ян-ягына якын урыны. Шулвакыт аның күзләре өстәл кырыенда Хәйри онытып калдырган пәкене күрделәр. Г.Минский. [Сестра] Нуруллин баш астындагы мендәрне уңайлады, одеял кырыйларын кыстырды. А.Шамов 2) Берәр урынның (урманның, аланның, торак пунктның һ.б.ш.ның) тирәсе, аның читендәге җир. Минем урыным сәке кырыендагы тәрәзә янына туры килде. Ә.Еники. Иртәнге сорылыкта урман кырыендагы училище бинасы күренә. М.Мәһдиев. Кайта идек без җиләктән Урман кырые буйлап. Ш.Маннур 3) Яныннан ара калдырып читтәрәк, арырак булган урын. Ул [йөрәк] күкрәк читлегеннән бер кырыйга алып куйган сыман яман тыпырчына, сәер тасырдый. М.Хәсәнов. Бер кырыйда тулган ай, урман эчләренә моңсу ак нурын сибеп, әкрен генә йөзә. Г.Әпсәләмов. Кырыйдан карап тору 4) Нәрсәнең дә булса яны, бик якын җире. Колак кырыеннан гына выжт-выжт итеп пулялар сызгырганы ишетелә ---. Х.Камалов 5) Буй юнәлештәге әйбернең (юл, елга, урман һ.б.) читендә буйдан-буйга сузылган пространство. Болар урман кисә, төп чыгара, питомник утырта, канаулы юл кырыен чүп үләннән чистарта, ботак яндыра, квартал баганалары ясый, кыскасы, урманны үз балалары кебек кадерләп, саклап торалар иде. М.Мәһдиев. Асаф юл кырыена килеп урнашты, Лукин белән Габделнур мина ташыдылар. М.Мәһдиев 6) Эшләпәнең түгәрәк, киң горизонталь чите. [Күзлекле абыйның] Эшләпәсенең кырыйларыннан шыбырдап су ага. Г.Нәбиуллин 7) Кайбер баш киемнәрен уратып ала торган тар полоса, кырпу. Киң кырыйлы, кокарда фуражкалары аларның ак казаклар икәнлеген белдереп тора иде. Ш.Усманов 8) Нинди дә булса бер мәйданның чите, чиге. Аннары бер урамга борылып керәсең дә, кырыйдан бер йорт кала. А.Алиш. Бу хәл 1941 елны булды. Алгы кырыйга бик ашыгып барганда ---. А.Шамов 9) Нинди дә булса бер предметның ян өслеге, бер ягы, сырты. [Рәйханә] Чәчләрен рәтләде, күзләренә бәреп чыккан яшьләрен кул кырые белән сөртеп алды ---. Р.Ишморатова 10) Нинди дә булса бер савытның авыз чите, ирнәве. [Сәлимә:] Вазаларның зәңгәр читлеләрен куйма: аның берсенең бер кырые бераз кителгән, ал читлеләрен куй. Ф.Әмирхан 2. с. мәгъ. 1) Үзәктән читтә булган, нәрсәнең дә булса читендәге; читтәге. Әнә имән сайгак җәйгән кырый бүлектә бүген-иртәгә бозауларга тиешле сыер тора. М.Хәсәнов. Бакча түрендәге иң кырый тәрәзә – Лопесныкы. М.Галиев 2) Ахыргы, соңгы. Ярабби, дигәнең китми әрәмгә: Иң кырый зәррәгә кадәр уела!.. Г.Сәлим ◊ Кырыйга кагу 1) Кыерсыту, рәнҗетү. Татар буржуазиясе моның өчен мине кырыйга гына какты. Г.Камал; 2) Чит күрү, кабул итмәү. Кырыйга кую Баш тарту, кулланмау. Кәбестәсен-кыярын да кырыйга куймадым. И.Сирматов. Кырыйда калу 1) Нәрсәдер җитешмәү; 2) Нәрсәдәндер хәбәрдар булмау. Кырыйда тору Катышмау |