КЫРЫГЫНЧЫ сан Бер-бер артлы санаганда урыны кырык белән белдерелгән тәртип саны. Җилкәнле корабка утырып, «үкереп кырыгынчы параллельләр» аша үтүче, --- горур ялгызлыкта сәяхәт кылучы сукбай чын романтик булып тоела миңа. М.Юныс. Кырыгынчы елны ак мунчаны тегүче Хөснетдин абзый салып куйды. М.Мәһдиев. «Болгар номерлары»... Кырыгынчы бүлмә. Шигъри учак... Р.Фәйзуллин |