КЫРШЫЛУ ф. 1) Даими рәвештә ышкылу сәбәпле кырылу, тузу. Ләкин күпме генә азапланмасын, беләзекнең кыршылмыйча калган урынындагы «...гәүһәр таш улмаз...» һәм «...кадерене ахмак белмәз...» дигән сүзләрне генә аера алды. Ф.Латыйпов. Эче тулы зар булса да, тәмәке сасысына туенган бу ямьсез бинада, кыршылган, таплы өстәл янында, тупас ирләрнең йонлы колагына түгә торган түгел инде. М.Маликова. [Павканың] Авыр патрон сумкалары белән кыршылып, чиләнеп беткән тәне инде төзәлеп өлгерде ---. Корыч ничек чыныкты 2) Мехның йоны кырылу. Тунының җиң очлары кыршылган 3) Ару, хәлсезләнү. Моның шикелле өзелеп җитмәгән карарлар, башланып кына тукталган киңәшләшүләрдән соң, бу ике – кыршылып искергән, изелеп арган мәхлуклар эчләреннән нәрсә уйлый ---. Ш.Камал 4) диал. Үтмәсләнү, үтмәс хәлгә килү (кисү кораллары тур.). Чалгы кыршылган 5) күч. Нинди дә булса эш башкару, эш башкару өчен көч кую 6) күч. Нинди дә булса гадәткә ия булу; остарып, шомарып бетү; сүзгә, хәйләгә маһир булу. Күпне күргән, күп кыршылган Гайфулла. Рәүф янында шулай йомшак ялагайланса, Искәндәр янында ул башка төслерәк сөйли. Г.Нигъмәти. Күршем дә кыршылган нәрсә икән. Аның тыңламаган булып кылануына игътибар итмичә, үзенең сүзен дәвам итә. М.Әмир 7) кимс. сөйл. Күзгә күренергә тырышып бер дә юкка йөрү яки басып тору. Юлга әзерләнмичә, нәрсәгә монда кыршылып торасың. К.Тинчурин Кыршыла төшү Бераз кыршылу. Халиков Солтанның кыршыла төшкән каракүл якалы пальтосына --- күз төшереп алды. А.Расих Кыршылып бетү Нык кыршылган хәлгә килү. Малай салкыннан күшеккән кулына кыршылып беткән мәктәп портфеле тоткан иде. А.Иванов. Әмма [Гыйлембай] үз-үзен бер дә карамый, өстендә җәен-кышын шул таушалып беткән пинжәге, тезләре бүселгән чалбар, кыршылып беткән пәлтәсе. Р.Фәизов. Бәлки, миллионер минеке сыман кыршылып беткән куртка һәм джинсы чалбар киеп йөрсә дә, гаеп итмиләрдер. Р.Мулланурова. Кортка-бикә башына куян тиресе тотылган мескен бүрек, өстенә җирән йон күлмәк, --- аякларына кыршылып беткән болан итекләр кигән иде. Н.Фәттах |