КЫРШУ I ф. сөйл. Берәр өслекне кыру, ышку. Майның ышкылу үзлеге зурайгач, системаның көче кими, димәк, мотордагы узеллар бер-берсен кыршыйлар. Х.Камалов Кыршып алу Аз гына кыршу Кыршып ату Бик тиз арада кыршу Кыршып бару Һәммәсен рәттән кыршу Кыршып тору Даими, әледән-әле кыршу Кыршып чыгу Башыннан ахырына тикле кыршу. Бу буразнаны кәтмәнләп бетерәм дә шуннан соң гына ялга утырам. Юк, аны бетергәч, тагы икенчесен кыршып чыгам. Х.Камалов |