КЫРШАУЛА’У ф. диал. к. коршаулау. [Карама агачы:] Миннән чана табаннары, дугалар бөгәләр, көянтәләр ясыйлар, минем белән мичкәләр кыршаулыйлар. Г.Галиев. Бакыр балдак белән кыршаулаган кечкенә челемен генә күреп калган идем. Г.Бәширов. Төн карасына манчылган күзләрдә поскан курку бәләкәчне тәмам кыршаулаган, ул ни кычкырмый, ни ычкынырга маташып чәбәләнми ---. Н.Гыйматдинова

Кыршаулап алу диал. Тиз арада кыршаулау. [Чәч бөртегенең] Берсе аның аякларын кыршаулап алган, икенчесе биленә уралган, өченчесе кулларына асылынган. Р.Хафизова // Тиешле дәрәҗәдә, җиренә җиткереп кыршаулау. Ярылган керамиканы шул тасма белән тыгыз итеп кыршаулап алырга һәм тасма очларын кайтарып куярга кирәк. Файдалы киңәшләр

Кыршаулап бетерү диал. Тулысынча, барысын да кыршаулау

Кыршаулап кую диал. Кыршаулаган хәлгә китереп калдыру. Ул [Зоя] кылган үләне төсле аксыл чәчен җыйнап, челтәрле калфагы белән кыршаулап куйган. Ш.Бикчурин

Кыршаулап тору диал. Даими, әледән-әле кыршаулау

Кыршаулап чыгу диал. Тиз арада кыршаулау; һәммәсен баштан ахыргача кыршаулау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә