КЫРША’У I и. диал. к. коршау. Миңа койрыктагы күперчеккә тезелгән мичкәләрнең кыршауларын ныгытырга кушканнар иде. Ф.Шәфигуллин. Бармактан нечкә чылбырның ике як очында да беләзеккә охшаш кыршау болтларга кигертелгән. М.Юныс. Кисеп менеп зәңгәр биеклекне, Ыргылдылар өстән дошманга; Туздырдылар аның кара сафын Һәм алдылар утлы кыршауга. Ш.Маннур. [Берсе:] «Мичкәң кыршау аткан, юл буенча суы агып килә, ник аны карамадың», – дип бабайга тагы берне сугып җибәрде. М.Гали

Кыршау арасына кертү к. коршау арасына кертү. Ә Билал ашыкмый иде. Барып җиткәнче, аның әле үз уйларын тагын бер кат кыршау арасына кертәсе --- бар. Р.Фәизов. Кыршау ату к. коршау ату. – Әхмәтсафа агай кыршау аткан, Әхмәров шартлаган, дип сөйли башлаганнар иде. Ш.Мөхәммәдев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә