КЫРЧЫН и. 1) Корчаңгы авыруының бер төре (терлекләрдә). Кырчын йоктыру 2) Шундый авырулы хайван 3) Чәч астындагы тиредә эренле кутыр барлыкка китерә торган йогышлы авыру 4) Шундый авырулы кеше. Тазы табылды, тагын кырчыны гына кирәк. Әйтем. [Пилюгина:] Кырчын өерен дә өр-яңадан киендергән. А.Иванов ◊ Кырчын таз тирг. Юньсез, яман кеше |