КЫРЧЫЛЫК и. 1) Бөртекле, техник һәм терлек азыгы культураларын игү эше. Монда килсәң, көнозын минем белән ызгышып ятар идең бугай. Кырчылык бригадасына бар. Ю.Әминов. Кырчылыкта эшләүчеләрне ашату юк. В.Нуруллин. 1955 елдан [М.Мансуров] --- комплекслы кырчылык бригадасын җитәкли. Мәдәни җомга 2) Иген игү белән шөгыльләнә торган авыл хуҗалыгы тармагы. --- ә бу план терлекчелекнең тоткан урынын күтәрүне, кырчылык системасыннан кырчылык-терлекчелек юнәлешенә күчүне күздә тотты. Татарстанда терлекчелек |