КЫРУ II ф. 1) Күпләп үтерү, юк итү; бетерү. Бер үләт тә, ваба да ул чаклы кырмагандыр халыкны. А.Шамов. Икенче елны ящур дигән авыру чыгып, ферма малын кырды. Х.Камалов. Монгол яулары Болгар җирләрен басып алалар, шәһәрләрен һәм авылларын талыйлар, халкын кыралар. Татарстан тарихыннан хикәяләр. Ул елга-күлләрдәге башка балыкларны кыра, төрле җәнлекләрне тотып ашый. Кызыклар дөньясында

2) Ату, атып үтерү. Яклаучысыз әсирләрне йөзәрләп кыра фашист ---. Х.Камалов. Полковник сугышта ничә кеше кырганын сөйләр, ә син гектардан күпме уңыш алганыңны. Ә.Гаффар

3) Бәреп вату. [Әлтафның] Исәбе – тәрәзәләрне кыру иде. М.Әмирханов. Савыт-сабаларны кырдым, урындыкларны тибеп аудардым. Ф.Шәфигуллин. Бервакыт, Альфред тугач, ул, эчеп кайтып, өйдәге савыт-сабаны кырды. Ф.Садриев

4) Җимерү; юкка чыгару, бетерү. Шалакма чәчле малай Ибәтулла абзый [фигураларны] тезеп бетергәнне түземсезлек белән көтеп торды һәм тагын кырырга кереште. Ф.Шәфигуллин

5) күч. Берәр эш эшләү. Зурларның көче җитмәгәндә, без, балалар, нәрсә кыра алабыз соң? Ф.Яхин. – Я, ни эш кыру? – диде Шәүкәт. М.Маликова. Димәк, ул берни дә кырмады, ә төрле яктан Япон, Дулкын Назарович, хәтта Акмал хан да аңа «кулларын салдылар» ---. Р.Мирхәйдәров. Кыш кыра алмаганны җәй көне генә әллә ни кырырмын дип әйтә алмыйм. Ф.Хөсни

6) күч. Берәр эштә нәтиҗәгә ирешү. [Гыйльмениса җиңги:] Буең күсәк кадәр булганчы укып йөрдең, нәрсә кырдың инде. М.Гали. – Әтиләрне өйдә калдырып, сугышка безне җибәргән булсалар, без сугышны әллә кайчан бетереп кайткан булыр идек инде, – дидем мин ---. – Кырыр идең пычагымны, – диде Апуш ---. М.Юныс

Кыра бирү Бернигә карамый кыруын дәвам итү

Кырып бару Рәттән кыру, тоташтан кыру. Урманның иң әйбәт җирен, наратларны чалгы белән чапкандай, кырып кына баралар. Ю.Әминов. Бу көйдә бөтен нәрсәне кырып, җимереп барган ташуларның гөрләве ишетелә иде. А.Шамов. Ул [тайфун] очраган бөтен нәрсәне кырып бара. Могҗизалар энциклопедиясе

Кырып бетерү Бөтенләй, тулысынча кыру, юк итү. Барлык дошманнарны кырып бетермичә, безгә ял юк. Г.Әпсәләмов. Бу Гитлер, башы беткере җан, нүжәли бар егетебезне кырып бетерер икән, нүжәли миңа насыйп берәрсе – кара мыеклысы калмас икән. А.Хәсәнов. Сугышка үләр өчен бармыйлар, мимеч фашистларын кырып бетерү өчен баралар. Р.Ишморат. Разинның канечкеч байларны-алпавытларны, боярларны һәм воеводаларны кырып бетерергә чакырган өндәмәләре изелгән халыкны кузгатып җибәрә. Татарстан тарихыннан хикәяләр

Кырып йөрү Барысын да рәттән кыру. Немец самолётлары шәһәрдән качып котылырга тырышкан бу бичараларны пулемёттан кырып йөргән икән. Ә.Еники. [Тәлгатьнең әтисе] Сугышта булган, буржуйларны кырып йөргән ---. Ф.Хөсни

Кырып килү Электән үк, озак вакытлардан бирле кыру. Таш гасырыннан бирле алар [малярия черкиләре] җир йөзендәге халыкның яртысын диярлек кырып килгәннәр. Кызыклар дөньясында. Ләкин... бөтенесен кырык ел буе кырып килгән Актаныш батыры аны да җиргә салды. Х.Сарьян

Кырып салу к. кырып ташлау. Бәлки, сугыш түгел, ә үләт чире бөтен халыкны кырып салгандыр. И.Сирматов. Безнең Идел буен егерме беренче елгы ачлык кырып салды. Ә.Галиев. Арган солдатлар бер-берсенә карап алдылар: сәгатьләрчә сугышып, моннан аз гына элек дошман батальонын кырып салдылар. Н.Хикмәт. Аннары ниндидер авыру бу маймылларны кырып сала, нибары өчесе генә исән кала. Кызыклар дөньясында

Кырып ташлау Тиз арада юк итү. Ләкин Бөек Ватан сугышы алдыннан халкыбызда булган тирән һәм олы патриотик хисләр, теләсә нинди дошманны бик тиз рәвештә генә кырып ташларга, сугышчыларыбызның дошман белән очрашуда һәр яктан да өстен булачагына ышаныч шулкадәр зур иде ---. К.Гыйззәтов. Юл ясаучылар бульдозер белән яр буендагы талларны да кырып ташлаганнар. М.Юныс. Ачудан яңа бер авыру уйлап табып, меңнәрне кырып ташламасыннар. М.Галиев

Кырып тору Даими, әледән-әле кыру

Кырып чыгу Һәммәсен рәттән кыру. Гомерендә үрдәк-казга тимәгән малай, таш атып, йортның тәрәзәләрен кырып чыккан. Р.Мулланурова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә