КЫРУ I ф. 1) Берәр нәрсәнең өске катлавын чистарту, ябышкан нәрсәдән арындыру. Карап торам кышкы тәрәзәгә, Тырнак белән кырам бәсләрен. И.Хөснетдинов. [Рафаил:] [Балыкның] Тәңкәләрен үзем кырырмын, Сәвилә ханым, күлмәгең буялмасын. Н.Гыйматдинова 2) Чәчне, сакал-мыекны һ.б.ш.ны пәке белән төбеннән үк кисү, кисеп алу. [Мияссәр:] Кер, сакалыңны кырырмын. Йөрмә болай йонга батып. А.Гыйләҗев. Тимерхан абзый, Миңлеасиясенең йокысын бүлмәс өчен, шыпырт кына урыныннан торды, ваннага кереп, битен юды, сакал-мыегын кырды ---. Г.Ахунов. – Сакал-мыек кырып торырга вакыт юк әле, Насыйр абзый, – диде Шөгаеп ---. М.Гали. Килер дә ул, кырып, такырлатып, бабайларча чәчең китәрер. Ш.Мөдәррис 3) Махсус җайланма(лар) белән билгеле бер рәвеш биреп кисү. [Фельдшерица] Кашын беткәнче кырган. М.Мәһдиев. Бездә лезвие ясарга өйрәнеп баралар. Кая, кырыйм үзеңне... Б.Камалов. [Рәхмәтулла:] Аякларың кырып ясалган кебек шул. Т.Галиуллин 4) Төптән үк кистереп чабу. Аның кулында чалгы клеверны төптән кырып кына сала иде, минем арттан исә киселгән сабаклар тырпаешып кала. М.Хуҗин. Бугаз тәңгәлендәге каты кылны кыру аның өчен гүяки үз тәнеңне кайрак белән кайрау, телеңне аркылы тешләп, тау чарлагындагы җиз үлән, кылган кыру кебек авыр эшләрнең берсе иде. А.Хәлим 5) Металлның яки агачның өске катлауларын махсус станокта билгеле бер формага китерү. Фрезер станоклары үзләренең үткен тешләре белән тимерләрне кырып, кирәкле хәлгә китерәләр. А.Алиш. Металл кырдым, магистральләр салдым, Мендем буровойлар сөңгесенә. Н.Хәсәнов. Бу – аяклары кырып ясалган бик матур, ләкин бик иске өстәл иде. Х.Сарьян 6) Кыргычка ышкып ваклау (яшелчә тур.). Искәндәрнең кинәт кенә кухня өстәле артына утырып кишер кырасы килеп китте. Р.Вәлиев. Әзер массаны баклажаннар эченә тутырып, өстенә кырган сыр сибегез. Безнең гәҗит 7) Тирене суйдыру, җәрәхәтләү. Йөгерсәләр, аякларын итек кырды. Ф.Яруллин. – Эрҗинкә аякны кырды, уф, үләм, – дип, юл буе зарланып барды Сәмига. М.Әмирханов 8) тар. Хәрби хезмәткә яраклы дип табу, солдатка алу (элек хәрби хезмәткә яраклы дип табылганнарның чәчен кырудан килеп чыккан мәгънә). Зыя алынган, мәхдүмне яңадан кырганнар иде. Г.Ибраһимов 9) күч. Борчу, тынгысызлау, бимазалау. Ә шулай да кире уйлар Һаман кыра йөрәкне. М.Җәлил. [Мирхас] Тагы сарайга керде, эчтәге борчу кыра, тынгы бирми иде. Х.Камалов. Бу сүзләр егетнең күңелен кырса да, каршы әйтергә теле кычытса да, ничектер, кирәкле сүзләр табылмады. М.Маликова. Ләкин ул, кызның күңелен кырмас өчен, бәхәсләшеп тормый. В.Нуруллин ◊ Кырган да борган Нинди булса эшнең бер кеше өчен тәмамланган, беткән саналуы яисә нәрсәнең дә булса әзер исәпләнүе. [Олаучы абый:] Синең эш кырган да борган. Ә.Фәйзи. Кырып ташлау Фикерне, уйны һ.б.ш. күңелдән чыгарып ташлау. Нәфисә уяна гына башлаган бу яңа өметне дә күңеленнән кырып ташлады. Г.Бәширов Кыра бару Тоташтан кыру, һәрберсен, булган берсен кыру Кыра башлау Кырырга тотыну. Алар, Киб белән икәүләп, тырышып-тырышып, шырпы башыннан күкерт кыра башладылар. А.Тимергалин Кыра бирү Бернигә карамый кыруны дәвам итү Кыра төшү Бераз кыру. Киштәдән кайрак төшә, Тирә-якны кыра төшә. Табышмак Кырып алу к. кырып ату. Бер тотынгач, Ташкәй туктамады, башта Чырыкның кәҗә сакалын кырып бетерде, аннан башын кырып алды ---. Я.Зәнкиев Кырып ату Тиз генә кыру. Кырып ата бит сакал-мыекларын. Ф.Шәфигуллин // Кырып юк итү, бетерү. Мыегын кырып атса, бөтенләй юаш кешегә охшап калыр иде ул, мөгаен. Ф.Шәфигуллин Кырып бару Рәттән, барысын да кыру. Ызанда чүп котырып үскән. Шуларны кәтмән белән кырып барасың. Х.Камалов Кырып бетерү Бик каты кыру. [Атның] Сыртын – ыңгырчак, муенын камыт кырып бетергән. Ф.Яруллин. [Фаягөл:] Шул [туфли] аякларымны кырып бетерде. Т.Миңнуллин // Баштан ахырынача кыру. Бер тотынгач, Ташкәй туктамады, башта Чырыкның кәҗә сакалын кырып бетерде, аннан башын кырып алды ---. Я.Зәнкиев Кырып җибәрү Тиз генә кырып алу. Бу кыз, көннәрдән бер көнне, кемнән күреп-өйрәнептер, кашларын кырып җибәрде дә ай урагы кебек кенә сызыклар сыздыртты. М.Мәһдиев Кырып йөрү Даими кыру. [Нәбинең картайганлыгы] Чәчен, сакал-мыегын кырып йөргәнгә генә сизелми, юкса, сентябрь кыравы төшкәндәй чал чәчле ул хәзер. Р.Төхфәтуллин Кырып ташлау к. кырып ату. [Ул] Мыегын да кырып ташлаган. Ф.Шәфигуллин. [Морат:] Ярар соң, кырып ташлармын [сакалны]... Э.Яһудин Кырып тору Даими, әледән-әле кыру Кырып чыгу Тиз арада башыннан ахырына кадәр кыру, һәрберсен кыру Кырып яту Әле, хәзерге вакытта кыру. Ни эш кырып ята идең? Р.Вәлиев |