КЫРТЫШ и. 1. 1) Бүрәнәне тактага ярганда аның ике кырыенда кала торган, бер ягы киселмәгән такта, кырый такта; русчасы: горбыль. Кыртышы черегән бүрәнәнең үзәге дә тиз черүчән. Мәкаль. Кара пулатның аскы тәрәзәсен томалаган кәкре кыртыш такталарны дипломатымдагы келәшчә белән каеру әллә ни кыен булмады. А.Тимергалин 2) диал. Яру өчен уңайсыз, катлаулары борылмалы булып үскән яки күп ботаклы агач. Әле дә яхшы сукмады, кыртыш белән тукмады. Такмаза 3) диал. Туфракның үлән үскән иң өске катлавы, кәс. Кыртыш сөрү 4) диал. Шыртлака. Кармагымда кыртыш чыга, җәен чыккандай судан. Р.Мингалим 2. с. мәгъ. Бүрәнәнең ян-ягында бер ягы киселмичә кала торган (такта тур.). Бүрәнә дип әйтерлек кыртыш такталардан тезгән бу койма борынгы шәһәр ныгытмаларын хәтерләтә. А.Тимергалин |