КЫРТЛА’У ф. 1) Тавык һәм башка кайбер кошлар турында: кыска-кыска гына итеп тавыш бирү, өзек-өзек авазлар чыгару. Ишегалдын бер итеп кыртлый чуар тавык, үзе чебешләр тирәли йөри чабып ---. А.Алиш

2) Йомырка салудан туктап, йомырка басарга йөрү билгесе буларак, тавыкның өзек-өзек авазлар чыгаруы. Чуар тавык кайда туры килсә шунда тибенә, атнага бер-ике йомырка сала, күп вакыт кыртлап кына кала. А.Алиш

Кыртлап алу Бераз кыртлау

Кыртлап җибәрү Кыртлый башлау. Чуар тавык моны бик тиз сизенде, бик әче тавыш белән кыртлап җибәрде. А.Алиш

Кыртлап йөрү Әле, хәзерге вакытта бертуктаусыз кыртлау

Кыртлый башлау Кыртларга тотыну. [Хәкимҗан:] Элек тавыклар кыртлый иде, хәзер әтәчләр кыртлый башлады. К.Әмири



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә