КЫ’РТ-КЫРТ иярт. 1. 1) Нәрсәне дә булса кытырдатып чәйнәгәндә барлыкка килгән тавышны белдерә. Кырт-кырт ипи кимергәч, Мин бик тиз симерермен, Аннан синең яныңа – Бирегә йөгерермен. Г.Исхакова 2) Тавык кыртлаган тавышны белдерә 3) к. кырт II. Әни белән Садыйка түти, сарыкларының чалыштырып тышауланган чәлтерләренә тезләнеп алганнар да, кырт-кырт иткән кайчы тавышы --- чыгарып, йон кыркалар. А.Хәлим 2. рәв мәгъ. күч. Бәйләнешсез, ялганып китмәгән. [Ваһимның] Моназыйр мунчасында утыруы күз алдыннан китмәгәнгә күрә, солдат егет белән сөйләшүе кырт-кырт һәм мәгънәсез чыкты. М.Хуҗин |