КЫ’Р ТАВЫГЫ и. зоол. Тавыклар семьялыгыннан, ата төрләре кара, лирасыман койрыклы, анасы чуар төстә булган кыргый кош; көртлек; русчасы: тетерев. Зыңлауда үз аһәңен табыпмы, --- пырлап, кыр тавыклары күтәрелә. М.Хәбибуллин. Көзен кыр тавыклары, көртлекләр аерата тәмле, ләззәтле була. А.Гыйләҗев. Аның азыгы – куяннар, вак боланнар, кыр тавыклары, дуңгыз балалары, кимерүчеләр. Кызыклар дөньясында. --- Озакламый ак кыр тавыклары бөтенләй диярлек юкка чыга. Кызыклы ихтиология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә