КЫРТ I рәв. Кинәт, капыл; бик тиз. [Мәсәви саилче] Беравык бер урында таптанып торды да кырт кына артка борылды ---. Н.Фәттах. Ул [карачкы], әйтәсе фикеренең эзенә төшкәндәй, кырт борылып Ибрайга карады. Н.Хәсәнов ◊ Кырт киселү Кинәт өзелү, бүленү (сүз, сөйләү тур.). Кырт кисеп 1) Кискен рәвештә, катгый итеп. Яңа директорның болай кырт кисеп куюыннан уңайсызланган Василий Степаныч машинасын караңгы тыкрыкка борды. Г.Әпсәләмов; 2) Катгый рәвештә әйтеп; кисәтеп. Бер аулакта мин аңа кырт кисеп куйдым. А.Шамов. Кырт кистерү к. кырт кисү. Кырт кисү 1) Туктату, кинәт бүлү, өзү. Бабай кайчак шулай кырт кисеп куя. Н.Дәүли; 2) Катгый һәм кыска җавап бирү. – Барыгыз! – дип кырт кисте баш врач. М.Хәсәнов. Бик яшь тә, чибәр дә булган заманында Маһибадәр апа, кияүгә чыгарга каршы килгән, кырт кискән. Ш.Бикчурин. Чибәрлеген сөйләп тормыйм: Гашыйк булырлык һәркем. «Сүз куешкан кешем бар» дип Кырт кистем сүзне ләкин. З.Мансур. Кырт өзелү к. кырт киселү. Шул урында Айсылуның уе кырт өзелде. Г.Якупова. Кырт өзелә нәсел чылбырлары... Китеп барам кабат үткәнгә. Р.Рахмани. Кинәт музыка кырт өзелде, һәм югарыдан көр, гайрәтле тавыш яңгырады ---. Э.Касыймов |