КЫ’Р САРЫМСАГЫ и. бот. Суганчалылар семьялыгыннан, тәме белән бакчада үсә торган сарымсакны хәтерләткән кыргый үсемлек; русчасы: черемша. Кыр сарымсагы зәңгеләдән һәм атеросклероздан файдалы, ул эчәклекнең перистальтикасын көчәйтә һәм суалчаннарга каршы тәэсир итә. Урман аптекасы. Кыргый үсемлекләр арасында кыр суганының сусыл йомшак кыякларын һәм кыр сарымсагының җирдә генә түгел, «һавада» да – чәчәк сабы өстендә үсә торган зәһәр башчасын тануы бик җиңел. Робинзон эзләреннән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә