КЫРПУЛЫ с. Мех тотылган, читенә озын тар мех тегеп куелган. Кунак иң әүвәл ашыкмыйча гына кәвешләрен чишеп ишек төбенә куйды, аннан кырпулы бүреген, кыптыр тунын чишеп, стенадагы юан чөйгә элде. Я.Зәнкиев. --- Санук янәшәсендә яшел кырпулы фуражка кигән, биленә җилкәсеннән алдырып каеш буган егет пәйда булды. Г.Кашапов. Галәк бабай озын ак күлмәк өстеннән җиңсез казаки кигән, аягына каталар элгән, башында кырпулы бүрек. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә