КЫРПУ и. 1. 1) Киемнең, гадәттә баш киеменең, читенә тотылган мех. Кырпуын затлы мехтан теккәннәр. М.Әмирханов

2) сөйл. Баш киемнәренең кырые. [Мыеклы] Конфедератка козырёгының никельләнгән кырпуы астыннан хәрәкәтсез, төссез күзләре белән карап тора. Н.Островский. Кәләпүшнең түбәсендә, кырпусында чын энҗедән чигелгән роза чәчкәсе бизәкләре. Р.Юныс

3) Гомумән, нәрсәнең дә булса чите, кырые. Кырпу астындагы киртәләрне күтәреп карадым. Ф.Шәфигуллин

2. с. мәгъ. 1) Читләре мехлы, мех тотылган. Кыз янына кара җилән, кырпу бүректән кияү эре генә менеп утырды. Ә.Еники. [Картлар] Кырпу бүрек, озынча җыйнак пальто кигәннәр. М.Мәһдиев. Башымда кыршылып беткән кырпу бүрек. А.Хәлим

2) Тигез, куе булып үскән вак бөртекле, күпереп торган. Күл буендагы куе камыштан соң хәтфәдәй яшел кырпу үлән башлана, шушы үзәнлектә хан чатыры. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә